Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов һәм Зеленодольск районы башлыгы Михаил Афанасьев «Итле китчен» оешмасында булдылар

«Яшел Үзән» ТОСЭР резиденты «Итле китчен» предприятиесе – көн саен әзер азык-төлек продуктлары җитештерә.

Продукция «хәләл» категориясенә керә. Бу хакта "Рәсми Зеленодольск" хәбәр итә.

Илдар Гыйльметдинов һәм Михаил Афанасьев азык әзерләү, товарларны фасовкалау һәм төргәкләү буенча җитештерү цехларын карадылар. "Бу әзер ризык сатуга заманча якын килү. Сыйфатлы чимал, югары квалификацияле белгечләр һәм кулай бәя сәясәте - уңышның бер өлеше", - дип билгеләп үтте район башлыгы.

Бинаның гомуми мәйданы 3,2 мең кв.м. Бүгенге көндә җиһазларны җайлау, ассортиментны эшкәртү, продукцияне сынап карау, тәүлегенә 1-2 тонна продукция җитештерү (планлы җитештерүчәнлекнең якынча 10-15% ы) бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев