Резидә Гайнетдинова: «Завод – икенче өебез инде. Куып кайтарганчы эшләргә исәп!»
Шәһәребезне бар иткән зур заводларның берсе – Серго исемен йөртә. Бүгенге көндә без аны күбрәк ПОЗиС буларак телгә алабыз һәм таныйбыз. Тик хикмәт аның исемендә түгел, ә биредә хезмәт куючы кешеләрнең аңа тугрылыгында.
Заводта озак еллар эшләүче якташларыбыз белән әледән-әле газетабыз битләре аша таныштырып торабыз. Һәм алар белән аралашу күңелдә һәрвакыт якты хатирәләр булып саклана. Чөнки һәрберсе ихлас, сабыр, ачык күңелле һәм тырыш. Шундый сыйфатларга ия кешеләр генә бер урында утыз, кырык, илле, алтмышар ел эшли аладыр ул. Әле бит нинди урында! Иң кырыс хезмәт шартлары булган, җитдилеге тышыннан ук, исеменнән үк беленеп торган заводта.
Бүгенге язмабыз да, гомеренең утыз елын (әле бу чик түгел) ПОЗиС белән бәйләгән, нәкъ шундый нык рухлы гүзәл зат турында.

Аның язмыш сукмаклары мәктәпне тәмамлагач ук, бик күпләрнеке кебек, турыдан-туры Яшел Үзәнгә алып килмәгән, ераккарак – Казанга алып киткән. Ә аннан, завод диварлары буйлатып, күрше республикага ук – Волжск шәһәренә китергән. Шуннан соң гына Серго исемендәге заводның үз кешесенә әверелгән ул. Әйдәгез, тәртип буенча танышыйк әле якташыбыз белән.

Резидә апа Гайнетдинова Каюм Насыйриның авылдашы булып чыкты. Бозау караучы (соңрак клуб мөдире) Флюра апа белән почта-багаж вагонын озатып йөрүче тимер юл хезмәткәре Илдус абый Бикмуллиннарның алты балалы ишле гаиләсендә ул 1962 елда иң тәүгесе булып дөньяга аваз салганы. Башлангыч белемне Кече Шырданның ике катлы тарихи мәктәп бинасында алган, аннары Олы Ачасырга йөреп, интернатта торгалап, укыган.
– Ул заманда барлык балалар да бер төрлерәк, хезмәт итеп үстек инде, яшүсмер чакларны башкача күз алдына китерүе дә кыен. Ачасырдан кайта идек тә, әниләргә булышырга фермага йөгерә идек. Чөгендердә дә эшләдек, печәндә дә. Яшьлек үзенекен иткән, аруны да белмәгән. Җәй айларында тузанга батып эшләп кайтып, өскә су коя идек тә, клубка чыга идек, – дип, матур хатирәләре белән уртаклашты Резидә ханым. – Авыл кибетенә кайткан ипи генә җитми иде, терлекләр дә күп бит. Әти сменасында аның вагонына утырып Юдинога сөт-катык сатарга барабыз, аннан күп итеп ипи алып кайтабыз. Менә шулай мәш килеп үселгән. Аннары инде, сигезенче классны тәмамлагач, чемоданны күтәреп Казанга чыгып киттем. 36нчы училищеда тегүче-мотористка һөнәрен үзләштердем. Шул ук вакытта кичке мәктәптә 9-10 классны укып бетердем. 4нче фабрикага эшкә урнаштым. Анда солдат киемнәре тектек.
Алган һөнәре буенча бик озак эшләргә туры килми аңа, кызга авылдаш егете Рәдис тәкъдим ясый. 1981 елда яшьләр кавыша һәм уртак ояларын Волжск шәһәрендә корырга карар итәләр.
(Кыскартып урнаштырылды)
Язманың дәвамын газетабызның №8 (06.03.26) санында укырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев