Республиканың иң яхшы почтальоны Яшел Үзән районында яши
«Татмедиа» АҖендә республика почтальоннар һәм почта элемтәсе бүлекчәләре конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Бу вакыйганың якты йолдызлары арасында, районыбызда иң яхшы хезмәткәр исеменә лаек булган, Күгеш авыл җирлегеннән хат ташучы Ризәлә Габдрахманова аерым урын алып тора.
Иң яхшы почтальон исеменә бәйге беренче ел гына уздырылмый һәм ул инде республиканың барлык почмакларыннан катнашучыларны җыйды. Конкурста катнашу өчен шартлар шактый катлаулы булды. Хат ташучылар «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте басмаларының тиражларын, узган ел белән чагыштырганда, арттырырга тиеш иде. Бу вазифаңны тырышып башкаруны гына түгел, ә үз үчастогыңда яшәүчеләрнең ихтыяҗларын тирәнтен аңлауны да таләп итә торган бурыч.
Быел конкурста 200гә якын хат ташучы катнашты. Җиңүчеләр берничә критерий буенча сайланды:
- нәтиҗәдә язылу тиражының абсолют һәм процентлы күрсәткече,
- һәрбер йортта яшәүчеләрне район газетасына языдыру һәм башкалар.
Бәйге барлык катнашучылар өчен дә, аларның тырышлыкларын һәм хезмәт сөючәнлеген билгеләүче, чын бәйрәмгә әверелде.
– Эшемне һәм мин хезмәт күрсәткән барлык кешеләрне ихлас яратам, алар да миңа хөрмәтләре белән җавап бирә. Һәрвакыт елмаеп каршы ала, – дип, хезмәтен бәяләүләре сөенече белән уртаклашты Ризәлә ханым. – Үзебезнең район газетасын бик яратам, шуның кадәр эчтәлекле чыга һәм аны һәрбер теләүчегә рәхәтләнеп яздырам, тәкъдим итәм. «Яшел Үзән»нең тиражы үсеп торсын, шулай мине зурлавыгыз өчен Аллаһның рәхмәтләре булсын!
Почтальоннарны «ТАТМЕДИА» төбәк агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев һәм «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков сәламләде. Шамил Мөхәммәтович уртак эшнең мөһимлеген билгеләп үтте һәм нәтиҗәнең кулга кул тотынып эшләү сыйфатына бәйле булуын ассызыклады: «Без сезнең белән бер көймәдә», – диде ул.
«Яшел Үзән» газетасы редакциясе хезмәткәрләре исеменнән һәм шәхсән үземнән Ризәлә Габдрахмановага, язылу кампаниясендә бәяләп бетергесез ярдәме өчен, ихлас рәхмәтебезне белдерәм. Һәм, гомумән, почта хезмәткәрләре хезмәте, эшкә тугрылыклары һәм бәхетлерәк итү теләгеннән кешеләргә табадан гына төшкән яңалыкларны үз вакытында тапшырулары, чыннан да безне илһамландыра. Ризәләне лаеклы бүләге белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә почта хезмәте өлкәсендә уңышлар телибез!
Ризәлә Габдрахманова Күгеш авылында туып үскән. Хәзерге вакытта Әрә авылында иптәше Рамил белән яши. Ике канатлары, балалары – Айзилә һәм Айназны тәрбияләп үстергәннәр. Ризәлә 23 ел почтальон вазифасын башкара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев