Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Республиканың 37 пляжы рәсми ачылышка әзерләнә

Татарстанда коткару постлары булган җәмәгать пляжлары санын арттыру буенча эшләр алып барыла.

Тиздән Татарстанда рәсми рәвештә пляжлар ачылачак. Исегезгә төшерәбез, бу 1 июньдә булачак. Республикада ГИМСТА 37 пляж исәптә тора. Быел коткару постлары булган җәмәгать пляжлары санын арттыру буенча эш дәвам итә. Суда ял итү урыннары территорияләрен төзекләндерәләр.

8 пляж төзекләндерелде (Зәй, Кама Тамагы, Лаеш, Түбән Кама, Минзәлә, Яшел Үзән, Югары Ослан, Алексеевск, Алабуга, Балык Бистәсе, Тәтеш, Спас, Арча, Бөгелмә, Әгерҗе, Мөслим, Кукмара муниципаль районнарында, Яр Чаллы, Казанда).

Ял күңелле булсын өчен, пляжга килүчеләр үз иминлегенә җаваплы карарга тиеш. Аларның вазифаларына түбәндәгеләр керә: моның өчен билгеләнгән урыннарда гына су керү, су объектларында кешеләр тормышын саклау кагыйдәләре белән билгеләнгән таләпләрне үтәү. Пляждагы мөлкәтне һәм җиһазларын бозган өчен закон бозучыларны штрафлар көтә.

Яшел Үзән пляжы чүп-чардан чистартылган. Әлегә рәсми төстә ачылмаган булса да, эссе көннәрдә ял итүче һәм коенучылар бар. Тикшерү уздырганнан соң, бар да тәртиптә булса, июнь башында пляж ачылырыга тиеш. Бу хакта район Советы матбугат үзәгендә хәбәр иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев