Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Республика педагоглар конференциясе 2021 елда беренче тапкыр Яшел Үзәндә узачак ⠀

Алабугада мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе узды, анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов булды.

Анда Яшел Үзән районы җитәкчесе Михаил Афанасьев, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Раиса Афанасьева һәм Яшел Үзән шәһәренең 3нче гимназиясеннән 200 балл җыйган Дарья Трофимова катнашты.

Республика башлыгы педконференция кысаларында БДИ нәтиҗәләре буенча 200 баллчылар белән очрашты. Алар арасында шәһәребезнең 3нче гимназиясен тәмамлаган Дарья Трофимова да бар иде, ул ике фән буенча - рус теле һәм җәмгыять белеменнән 200 балл җыйды. Ул премия һәм кыйммәтле бүләккә лаек булды.
ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов үз докладында Яшел Үзән районын һәм Дарья Трофимованы уңай яктан билгеләп үтте.

Моннан тыш, мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе резолюциясендә Яшел Үзән районы укучыларны Бөтенроссия олимпиадасына әзерләү контекстында югары бәя алды, аның нәтиҗәләре буенча Татарстан Россиянең иң яхшы төбәкләре арасында җиңүчеләр һәм призёрлар саны буенча «Алтын өчлеккә» керә. Татарстанда ул 24 фән буенча үткәрелгән. Быел Бөтенроссия олимпиадасында Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама, Яшел Үзән, Бөгелмә һәм Югары Ослан районнарыннан 101 унберенче сыйныф укучысы җиңүче дип табылды. Һәм бу әле барысы да түгел.

2021 елда ТР мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе Яшел Үзәндә узачак. Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары - мәгариф идарәсе җитәкчесе Раиса Афанасьева әйтүенчә, мондый вакыйга мәгариф тарихында беренче мәртәбә районыбызда узачак. Бу югары дәрәҗә һәм зур җаваплылык.

Бу хакта район Советы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев