Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Яшәеш

Республика көнендә Казансуда суднолар йөрешен чикләү планлаштырыла

Татарстан Республикасы көне һәм Казан шәһәре көнендә, 30 августта, Казансу елгасының Миллениум күпереннән Киров плотинасына кадәрге участогында суднолар йөрешен чикләү күздә тотыла.

Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

Тиешле карар проекты хәзер коррупциягә каршы экспертиза уза.

Документта әйтелгәнчә, чикләү эчке су транспорты судноларына, шул исәптән гидроциклларга, һәм кече көймәләр реестрында дәүләт теркәвенә алынмаган кече көймәләргә кагыла.

Кече көймәләр йөрешен тыю 30 августта 16:00 дән 22:30 га кадәр гамәлдә булачак.

Тыюны тәэмин итүгә Татарстан буенча Россия ГЧС Баш идарәсе һәм Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының көчләре һәм чаралары җәлеп ителәчәк.

Татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев