Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Республика көнендә Яшел Үзәндә Мактау тактасын яңарттылар

Республика һәм Шәһәр көнендә Мактау тактасына 2021 елда район һәм шәһәребез үсешенә өлеш керткән яшел үзәнлеләрнең портретлары урнаштырылды.

Алар арасында - завод хезмәтчәннәре, инженерлар, социаль өлкә хезмәткәрләре.
Мактау тактасын яңарту тантанасы ел саен Шәһәр көнендә үткәрелә. Быел тантана бишенче тапкыр узды.
Яшел Үзән мэры Михаил Афанасьев актив шәһәр халкына рәхмәтен белдерде.
- Бүгеннән сезнең портретлар Мактау тактасын бизиячәк. Бу - шәһәр алдындагы казанышларны тануның югары дәрәҗәсе. Сез төрле өлкәләрдә уңышларга ирештегез, әмма сезне бер нәрсә берләштерә – сез барыгыз да Яшел Үзәнне яратасыз. Мин моңа ышанам!

Мактау тактасында түбәндәгеләрнең портретлары урнаштырылды:

  • Андрей Веденькин, Яшел Үзән «ЭРА» предприятиесе өлкән мастеры
  • Ильяс Галиуллин, «Осиново " полиция бүлеге начальнигы @zelenodolsk_police
  • Нина Галкина, "Доверие” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге тәрбиячесе
  • Сергей Ишмөхәммәтов, “Серго исемендәге завод" җитештерү берләшмәсенең машина төзелеше инженер үзәге башлыгы
  • Николай Лабутин, “Идел буе фанер-мебель комбинаты”ның агач эшкәртү җиһазларын көйләүчесе
  • Светлана Борисовна Любина, 4нче урта белем бирү мәктәбе директоры @crb.zelen
  • Лариса Нуруллина, 3нче номерлы сырхауханәнең гомуми практика табибы @crb.zelen
  • Татьяна Рождественская, Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинатының җитештерү исәбе буенча әйдәп баручы белгече @zmk_milk
  • Рәис Сафин, Яшел Үзән проект-конструкторлык бюросының конструкторлык бүлеге башлыгы
  • Дамир Хәйруллин, Горький исемендәге Яшел Үзән заводы токаре
  • Илгиз Хисамов, 1нче олимпия резервы спорт мәктәбе тренеры
  • @sport_zmr
  • Людмила Хөсәенова, "Майский теплица комбинаты” яшелчәчесе@ tk_maiski
  • Светлана Чугунова, Яшел Үзән механика заводының башлангыч профсоюз оешмасы рәисе
  • Шамил Шамгунов, Яшел Үзән шәһәре Балалар музыка мәктәбенең баян классы буенча укытучысы @dmsh_zel

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев