Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Республика көнен Яшел Үзән ничек билгели?

Җомга, 30 августта, Яшел Үзән халкы һәм килгән кунак лар Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итәчәк.

Тантана иртәнге 
9.00 сәгатьтә шәһәр күле буенда башланачак. Биредә сәүдә үзәкләре эше гөрли, аттракционнар һәм 11.00 сәгатьтә көймә модельләренең күрсәтмә чыгышлары оештырыла..


10.00-18.00 
«Авангард» стадионында – «Пигмалион-шоу» – скульп тура буенча остаханәләр: теләгән һәркем пластилин һәм балчыктан фигуралар ясап карый ала.

11.00-14.00 
«Мирный» бизнес үзәге янындагы мәйданда балалар коллективы концерты.
Шул ук вакытта «Ракушка» сәхнәсендә (музыка мәктәбе янында) хәйрия акцияләре, уңган куллар күргәзмәсе, физик мөмкинлеге чикле булган кешеләрнең «Мы раЗные – мы раВные» дип исемләнгән концерты һәм башкалар.

12.00 
Яшел Үзәннең Мактаулы гражданнар скверында 2019 елның данлыклы, билгеле дәрәҗәләргә, уңышларга ирешкән якташларыбызны бүләкләү. Шулай ук яңартылган Мактау тактасы да ачыла.

16.00-18.00 
«Авангард» стадионында күңелле стартлар, «Минем яраткан, Республикам» темасына асфальтта ясалган рәсемнәр бәйгесе, пневматик винтовкадан ату, велотриалистларның күрсәтмә чыгышлары, шахмат, шашка уйнау, спорт мәктәпләрендә шөгыльләнүчеләр арасында футбол буенча блиц-турнир, бокс буенча иптәшләрчә көрәш. 


15.00-18.00 
Шәһәр күле буендагы «Ракушка» сәхнәсенә «Халыкчан караоке»да җырларга яратучылар килә ала. 

19.00-20.00 
Шәһәр иҗат коллективларының концерты.

Республика көне 21.00 сәгатьтә күл буенда фильм күрсәтү белән тәмамланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев