Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Республика һәм Шәһәр көне белән «Зеленодольск ПКБ»сы АҖ генераль директоры Евгений Жирков котлый

Хөрмәтле яшел үзәнлеләр, райондашлар һәм кунаклар!

Ихластан Республика һәм Шәһәр көне белән котлаулар кабул итеп алыгыз.
Республика көне – үз Ватаны, аның искиткеч гүзәл табигате, бай тарихы, үзенчәлекле мәдәнияте белән горурланучылар өчен уртак бәйрәм.
Татарстан җирендә хезмәт сөючән, кунакчыл, тырыш, тарихи үткәненә хөрмәт һәм киләчәгенә ышаныч белән караучы кешеләр яши.
Безнең республика динамик үсешкә һәм алга бару өчен бөтен мөмкинлекләргә ия, тотрыклылык, толерантлык һәм татулык үрнәге булып тора. Аның үсешенә шәһәр һәм районыбыз халкы да тырыш хезмәте белән үз өлешен кертә.
Бәйрәм көнендә барлык якташларыбызга ныклы сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс оптимизм һәм туган рес­публикабызның чәчәк атуы хакына иҗади эшчәнлектә уңышлар телим. Һәр йортта бәхет һәм иминлек, ә һәр гаиләдә тынычлык һәм муллык хакимлек итсен.

Евгений Жирков,«Зеленодольск ПКБ»сы АҖ генераль директоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев