Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Ренат Мистахов яшел үзәнлеләрне Россия көне белән котлады

Хөрмәтле яшел үзәнлеләр һәм шәһәр кунаклары! Кадерле ветераннар!

«Ак Барс» Суднолар төзү Корпорациясе» АҖ коллективы исеменнән илебезнең төп дәүләт бәйрәмнәренең берсе – Россия көне белән ихлас котлауларны кабул итегез! Бу көн милли бердәмлекне, Ватаныбызның бүгенгесе һәм киләчәге өчен уртак җаваплылыгыбызны символлаштыра. Безнең һәрберебез өчен бу төшенчәләр аерым мәгънә белән тулы.

Башка мөһим даталар белән беррәттән, Россия көне безгә илебезнең тарихи юлының аерылгысызлыгын, аның тарихының уникальлеген, героик үткәненең бөеклеген һәм хәзерге казанышларының әһәмиятен тоярга мөмкинлек бирә. Без – бердәм дәүләт гражданнары, дәүләтнең икътисади һәм социаль чәчәк атуы безнең һәрберебездән, хезмәтебездән, энергиябездән һәм җаваплылыгыбыздан тора. Безнең халык беркайчан да кыенлыклардан курыкмады, россиялеләрнең иҗади хезмәте, ихтыяр һәм рух көче – илнең төп таянычы. Без үз алдыбызга зур максатлар куябыз һәм, һичшиксез, уңышка ирешәчәгебезне беләбез, моның нигезе – Россиягә гомуми ышанычыбыз, илнең һәр гражданины үзен ирекле, бәхетле, кирәкле һәм хөрмәтле итеп хис итсен өчен, туган дәүләтебезне алга таба үстерү өчен бөтен көчебезне куярга әзер булуыбыз. Безнең бердәмлегебез – Бөек Ватан куәтенең нигезе ул, без бер команда белән эшкә алынабыз һәм булдырабыз!

Кадерле дуслар! Ихлас күңелдән сезгә шәһәр, республика һәм тулаем илебез хакына игелекле эшләрегездә уңышлар, планнарыгызның тормышка ашуын, нык сәламәтлек һәм тыныч күк йөзе телибез! Бу бәйрәм иртәгәге көнгә ышаныч өстәсен, балаларыбызның һәм оныкларыбызның имин киләчәге символы булсын, уртак максатларыбызга һәм бурычларыбызга алга таба көч бирсен!

РЕНАТ МИСТАХОВ,

«Ак Барс» Суднолар төзү Корпорациясе» АҖ генераль директоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев