Ренат Мистахов «Ак Барс» Суднолар төзү Корпорациясе» АҖ коллективы исеменнән иң җылы котлауларын ирештерде
Хөрмәтле яшел үзәнлеләр һәм шәһәр кунаклары! Хөрмәтле ветераннар! Кадерле дуслар!
«Ак Барс» Суднолар төзү Корпорациясе» АҖ коллективы исеменнән Татарстан Республикасы һәм Шәһәр көне белән иң җылы котлауларны кабул итегез!
Бу бәйрәм даталары туган илен яраткан, аның үсешенә хезмәт, талант һәм күңел җылысын салган һәркем өчен мөһим. Төрле милләт һәм төрле дин кешеләрен бер гаиләгә берләштергән безнең республика – кеше капиталын үстерүгә һәм һәр кешенең үз-үзен тормышка ашыру өчен уңай шартлар тудыруга басым ясала торган ачык төбәк. Бүген Татарстан инновацион потенциалны үстерүдә зур уңышларга ирешә, яңа сәнәгать җитештерүләре ачыла, Без Россия Федерациясе субъектлары лидерлары рәтенә керәбез. Безнең республика тотрыклылык һәм татулык үрнәге булып тора, бу барлык төп күрсәткечләр буенча динамик үсеш тәэмин итә.
Республиканың гомуми үсешенә Яшел Үзән халкы да үз өлешен иҗади хезмәт, тырышлык һәм максатчанлык белән кертә. Үз тарихында Яшел Үзән бик күп күренекле кешеләрнең кече ватанына әверелде, алар Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе елъязмасына бик күп әһәмиятле битләр язды. Барыбыз бергә данлы традицияләрне, бай мәдәни һәм рухи мирасны саклап, Ватаныбызның иминлеге турында кайгыртабыз.
Бу бәйрәм көнендә сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, тынычлык, бәхет, иминлек һәм туган шәһәребезнең һәм бөтен Татарстан Республикасының чәчәк атуы хакына иҗади эшчәнлектә уңышлар телибез!
Ренат Мистахов,
«Ак Барс» Суднолар төзү Корпорациясе» АҖ генераль директоры
Реклама хокукында
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев