Бу мәшәкатьле эшкә тотынгач мең төрле сорау һәм проблема туа.
Шуларның берничәсе буенча гына булса да ярдәм итәрлек киңәш биреп үтик әле.
- сыек майга манылган кадакны кагуы җиңел булачак.
- цемент катнашмасына шикәр комы кушсаң, ул күпкә ныграк булачак.
- сөт кушылган алебастр озак катмый - щетка белән ярыкларны сылавы җиңелләшә.
- майлы эшләрне башкара торган щетка каты булса, аны 1 минутка кайнап торган аш серкәсенә тыгып алырга кирәк.
- обой ябыштырган бүлмәне берничә көн җилләтергә ярамый, кубырчыклана һәм куба.
- юеш кафельне кисәсе җиңелрәк. Болай иткәндә ватылу куркынычы кимрәк.
- чит илдә ясалган плиткалар үзебездәгеләрдән, әлбәттә, кыйммәтлерәк, тик аларны ябыштырганда бер-берсенә якын һәм тигез ятсын өчен, кырыйларын тигезләп интегәсе юк.
- егылып төшкән кафель плитәсен куе итеп олифа сылап, цинклы кургашлы акшар (белила) белән беркетеп куярга була.
- юыла торган обой белән кояшлы бүлмәне ябыштырырга киңәш итмиләр, чөнки җылы нурлар йогынтысында ул зарарлы матдәләр бүлеп чыгара.
- ачык төстәге обойлар һәм буяулар ярдәмендә бүлмәне зурайтып күрсәтеп була. Ә караңгы төсләр, киресенчә, аны кечерәйтә.
- салкынча бүлмәләрне буяганда «җылы» тоннар кулланырга кирәк. Ә артык җылы бүлмәләрдә «салкын» ак, сыек зәңгәр, мәрмәр һәм башка төсләр дә ярый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яшел Үзән шәһәре
18+
Нет комментариев