Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Рехстагка Җиңү Байрагын беркеткән Гази Заһитовка Башкортстанда һәйкәл ачтылар

Башкортстанда Рейхстагка Җиңү Байрагын беркеткән герой Гази Заһитовка һәйкәл ачтылар. Монумент республиканың Мишә районындагы «Биш Герой» Мемориаль комплексында барлыкка килде.

"Минем әти Сәгыйдулла - Гази Заһитовның бертуганы. Без хәзер дә абыебызга нинди хөрмәт белән караулары өчен рәхмәтле. Аны барысы да искә ала. Фронтовиклар аңа ярдәм сорап килгәннәр, ул ярдәмчел, намуслы һәм тыйнак кеше булган», — дип сөйли геройның туганнан туганы Рамил Заһитов.

Рамил Заһитов сүзләренә караганда, Гази Заһитовка һәйкәл ачу һәм хөрмәт күрсәтү аның нинди кеше булуын тагын бер кат раслый. «Ул — безнең татар герое, безнең горурлыгыбыз", — дип билгеләп үтте геройның туганнан туганы.

Ул Башкортстан Республикасы башлыгына һәм Мишә районы җитәкчелегенә, шулай ук һәйкәлне ачу тантанасында катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерде.

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Гази Заһитов кебек геройларның исемнәре мәңге хәтердә калырга тиеш, дип билгеләп үтте.

«Без бу даталарны, бу кешеләрне истә тотарга тиеш. Һәм без даими рәвештә яңа һәйкәлләр ачачакбыз. Без булган һәйкәлләрне сакларбыз. Һәм, әлбәттә, ата - бабаларының нинди батыр булуларын һәм  нинди бөек илдә яшәүләрен аңласын өчен яшь буынга шундый кешеләр турында сөйләргә тиешбез », - диде ул һәйкәлне ачу тантанасындагы чыгышында.

«Без Бөек Ватан сугышы кырларында һәлак булучылар алдында баш иябез. Аларның батырлыклары, бигрәк тә якташыбыз Гази Заһитов турында без балаларга сөйләячәкбез", - диде Мишә районы администрациясе җитәкчесе Павел Трапезников.

Чыгышлардан соң кунаклар Гази Заһитов һәйкәленә чәчәкләр салдылар һәм Мәңгелек ут янына килделәр. Биредә Бөек Ватан сугышы вакытында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.

«Биш герой» комплексы Мишә районыннан Бөек Ватан сугышының биш геройына багышланган. Экспозициядә Советлар Союзы Геройлары Мәхмүт Актуганов, Ишмай Ишкинин, Степан Казаков, Егор Орсаев һәм Гази Заһитов турындагы китаплар белән танышырга мөмкин.

Гази Казихан улы Заһитов 1921 елның 20 августында Уфа өязенең Емашево волосте Янагуш авылында крестьян гаиләсендә туа. 1931 елда Гази Яңагыш башлангыч мәктәбенең беренче сыйныфына укырга керә.

1940 елның көзендә Гази Заһитов Кызыл Армия сафларына алына.  832 нче армия разведка артиллерия дивизионының (ОАРАД)   оптик разведка взводы бүлеге разведчигы вазыйфасында Артиллерия гаскәрләрендә хезмәт итә.

Гази Заһитов дәүләт бүләкләре: «Хәрби казанышлары өчен» медале, Кызыл Йолдыз ордены, «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән, III дәрәҗә Дан орденына тәкъдим ителгән. 1945 елның май башында хәрби командование карары буенча II дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә. Гази Заһитов 1953 елның 23 августында вафат була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев