Яшәеш

Редакциягә хат килде

Ислам дине тынычлык, халыклар арасында дуслык, үзара ярдәмләшү өчен көрәшә.

Минем улым, Гайнуллин Ислам шәһәребезнең 10 нчы гимназиясендә белем һәм тәрбия ала. Безнең мәктәбәбездә татар халкының йолаларына, гореф-гадәтләренә бик зур игътибар бирелә.Чыннан да, адәм баласы әти-әнисен, кендек каны тамган туган җирен, ана телен, динен, гореф-гадәтләрен ихтирам итәргә тиеш.
23 нче сентябрьдә гимназиядә дини бәйрәмебез Корбан бәйрәменә багышлап әти-әниләр җыелышы уздырылды. Бәйрәмгә Сөләйман мулла да килгән иде. Ул бәйрәмнең тарихы белән таныштыр­ды. Яшь буынны иманлы, инсафлы итеп тәрбияләүдә ислам диненең иҗтимагый әһәмияте искиткеч зур булуына басым ясады. Сөләйман мулла: «Ислам дине тынычлык, халыклар арасында дуслык, үзара ярдәмләшү өчен көрәшә, кешеләрне бозыклык эшләүдән тыя. Ислам берәүне дә начарлыкка өйрәтми. Анда гел яхшылыкка гына өндәгән күпсанлы чакыру, вәгазьләр бар. Алар барысы да Ислам әхлагы нигезен тәшкил итә. Ислам әхлагын саклаган һәр кеше дә бәхетле, сау-сәламәт һәм рухи яктан көчле була, чөнки ул иманлы», - дип ассызыклады.
Муллабызның чыгышын без олылар гына түгел, ә бәйрәмгә килгән балалар да йотлыгып тыңладык.
Бу чарага мәктәбебезнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары сарык чалганнар, төрле тәм-томнардан бәйрәм өстәле әзерләгәннәр иде.
Директорыбыз Светлана Вадимовна Будько, башка милләттән булуына карамастан, бәйрәмнең башыннан ахырына кадәр безнең белән бергә булды. Ул зур хөрмәткә лаек!
Ләйсинә Гайнуллина.
Яшел Үзән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Редакциягә хат килде
Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
Яшәеш