Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Редакциягә килүче күп кенә сорауларга, Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Гатауллин җавап бирә

Кеше өчен фәннәрне өйрәнүдән дә зуррак бәхет, наданлыктан да начаррак нәрсә юк.

Белемгә омтылу – Ислам динендә булган һәр кеше өчен изге бурыч булып тора.
Мөхәммәд пәйгамбәребезнең (с.г.в.) Аллаһы Тәгаләдән ишеткән беренче сүзләре менә шундый булган: «Бар нәрсәне барлыкка китергән Раббың исеме хакына белем ал» (96нчы сүрә, 1нче аять). Бу аять белән Аллаһ Тәгалә барлык кешеләрне белем алырга, үз интеллекты өстендә эшләргә, грамоталы булырга омтылырга чакыра.

Аллаһ Тәгаләгә шөкер, безнең укучыларыбыз көннән-көн Исламны тормыш фәне буларак күбрәк белергә һәм өйрәнергә тели (башкача булырга да мөмкин түгел, чөнки «Яшел Үзән» газетасын бары тик грамоталы һәм белемле кешеләр генә укый). Редакциягә күп кенә сорау­лар килә, бүгенге санда аларның бер өлешенә җавапны Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Гатауллин бирә.

– Әссәламү галәйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкатүһ, хәзрәт! Мәдрәсәгә йөрүче бер ханым, «йорт хуҗасы» юк ул дип сөйли. Бу чыннан да шулаймы?

– Вәгаләйкүм әссәлам вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкатүһ, мөхтәрәм җәмәгать! «Йорт хуҗасы» сүзтезмәсе ике мәгънәгә ия: чын, чынбарлыктагы хуҗа, торак йорт хуҗасы. Күчмә мәгънәдә: биредә яши торган, әмма хуҗа була алмаган җеннәр. Аларны халыкта шулай атаганнар, шәригать хукмы буенча (Хукм гарәпчәдә – зирәклек, карар) алар йорт хуҗасы була алмый. Алар белән бернинди мөгамәлә корылмый, ягъни аларга мөрәҗәгать ителми, аларга дога кылынмый.

– Мәхәббәттә гөнаһ юк диләр, ә хыянәт ул гөнаһмы? Диндә хыянәтчеләргә карата нәрсә диелгән?

– Исламда хыянәт итү авыр гөнаһларның берсе, шулай ук икейөзлелек билгесе булып тора. Никахтагы хыянәткә килгәндә, бу әхлакый хыянәт яки зина кылу, фәхешлек булырга мөмкин, моның өчен шәригатьтә махсус җәза каралган. Моннан сакланыгыз!

– Зиратта исән булган кешеләргә алдан ук урын алып кую дөресме?

– Кеше үзе исән чакта зиратта урын сатып алуда бернинди дә гаеп юк. Әгәр дә кеше җирләү өчен җир участоклары белән билгеле бер кыенлыклар булган урында яши икән, бу аеруча кирәкле гамәл булырга мөмкин.

Дәвамы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев