Мавыктыргыч, тирән эчке кичерешләр тасвирланган, «табадан гына төшкән» китаплар сезне көтә!
Бәяләр очсыз, эш көннәрендә «Яшел Үзән» редакциясенә, Гоголь урамы, 23а адресы буенча килеп ала аласыз.
КАТАЛОГны бу сылтамага басып карый аласыз - СЫЛТАМА
«СӨЕМБИКӘ» ЖУРНАЛЫ
Хатын-кызлар өчен татар телендә иҗтимагый-сәяси һәм әдәби-сәнгати журнал. «Сөембикә» – сәламәтлек, гаилә иминлеге, милли гореф-гадәтләрне чагылдыра торган басма.
«СӘХНӘ» ЖУРНАЛЫ
«Сәхнә» – республиканың мәдәни тормышын яктыртучы айлык басма. Журналда театр яңалыклары, танылган театр һәм кино актерлары белән әңгәмәләр, премьераларга рецензияләр һәм сәнгать дөньясында булачак вакыйгаларга күзәтү тәкъдим ителә.
«КИТАПЛАР»
КӘРИМ КАРА
«ҖИЛӘКЛЕ АЛАН»
«Җиләкле алан» һәм «Депрессия» дип аталган повестьларында геройлар үз гамьнәре, үзләренең көндәлек мәшәкатьләре белән гүя безнең янәшәдә генә яшәп ята кебек. Автор алар аша безне әйләнә-тирәбездәге кешеләргә игътибарлырак булырга чакыра.
ФӘРИТ ИМАМОВ
«МӘХӘББӘТ ТАЛИСМАНЫ»
Эшмәкәр Азамат вакыт чоңгылында адашып калган хатыны Сөмбеләне эзли. Бары тик энтузиаст татар галиме белән мәхәббәт талисманы булган асылташ кына аңа сөйгән ярын табарга ярдәм итә.
ЛИЛИЯ ГЫЙБАДУЛЛИНА
«КОПЧЁНЫЙ»
Әлеге повестьта Яңа Мусабай авылында туып үскән, 4 тапкыр
абсолют Россия чемпионы, 18 тапкыр Чаллы Сабан туе батыры
Рәкыйп Хәмитовның көрәш юлы тасвирлана.
ИЛШАТ БИЛАЛОВ
«ТАУДА ЯЗЫЛГАН ЯЗМЫШ»
Әлеге әсәрдә яшь табиб Гөлшат Равилевнаның югары уку йор-
тын тәмамлаганнан соң үз теләге белән авыл хастаханәсенә ки-
леп, әле эшли генә башлаган беренче елында башыннан кичкән
гыйбрәтле хәлләр һәм эчкерсез мәхәббәт тарихлары тасвирлана.
МАРАТ КӘБИРОВ
«КИЛЛЕР»
«Киллер» повестенда ике кешенең очрашуы тасвирлана. Берсе –
кешеләрне үлемнән алып калып, коткара торган табиб, икенчесе
кеше үтерүче – киллер. Икесенең дә үткән тормышы, сере бар.
РӘФКАТЬ ШАҺИЕВ
«ЭЛЕККЕЧӘ ТҮГЕЛ БЕЗ ГЕНӘ...»
Әлеге әсәрдә катлаулы тормыш юлы үткән, бөтен авырлыклар-
ны да Коръәннең илаһи көченә булган бөек ышанычы ярдәмендә
җиңеп чыга алган, туган иленнән читкә китеп тә гади, тырыш һәм
эшчән татар хатыны булып калган Гайшә ханымның гыйбрәтле
язмышы тасвирлана.
НАИЛӘ ХАРИСОВА
«БӘЛЛҮР ТОЗАК»
Ошбу китаптагы әсәрләр нечкә психологизм белән язылган.
Язучы үз заманы кешеләренең күңелендәге тирбәнешләрне зур
осталык белән сурәтләп, укучыларын бер-берсенә игътибарлы-
рак, мәрхәмәтлерәк булырга чакыра.
РИНАТ МӨХӘММӘДИЕВ
«КЫРГЫЙ АТАУГА СӘЯХӘТ»
Әлеге әсәрләр сәяхәтнамәләр жанрында язылган. Дөньяның
кайсы гына почмагына барып чыкмасын, язучы татар эзләренә тап
була. Җәннәт почмагына тиң кыргый утраулар, цивилизацияле ил-
ләр турында язганда, язучы сурәтләү чараларын мулдан куллана.
РАФИС КОРБАН
«ТӘҮБӘ КӨНЕ»
Әсәрләрдә хәзерге заманда адәм балаларының рухи тормышы-
на кагылышлы гыйбрәтле хәлләр тасвирлана. Язучы геройларны
гадәттән тыш вакыйгалар яктылыгында сурәтләп, үзе яшәгән
чорга бәя бирә.
Танылган язучы Зиннур Хөсниярның әлеге китабына кергән «Әтием кайда, Суслонгер?!.» дигән повесте Бөек Ватан сугышында олы Җиңүгә үзенең әйтеп бетергесез зур өлешен керткән авылш халкына багышлана.
Язучы әсәрендә сугышка киткән ирләр, тылда калган хатыннар һәм балаларынң авыр тормышын, язмышын, аларның рухи батырлыгын нечкә психологизм белән сурәтләп бирә. «Күкеле сәгать» хикәясендә автор укучысын гаиләдәге үзара мөнәсәбәтләр турында уйланырга чакыра, аларның бәллүр кебек саф һәм бик нечкә, нәзберек булуы турында искәртә.
Калган барлык китапларны бу сылтамага басып карый аласыз - СЫЛТАМА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев