Татарстанда ике яшүсмер пенсионерлар яшәгән йортны яндырган. Өлкәннәр икесе дә төтенгә тончыгып җан-тәслим кылган. Бу акылга сыймаслык хәл Яшел Үзәндә була.
Казаннан килгән ике үсмер үч итеп картлар яшәгән йортка ут төртә. Фаразларга караганда, алар үсмерләрне кунарга кертмәгән булган.
Җинаятьчеләрнең иң зурысына 17, икенче малайга 13 яшь. Ут төртүчеләрнең кем икәнен бик тиз ачыклаганнар. Алар башта ут төрткән, аннары, куркып, янгын сүндерүчеләрне чакырткан. Хәзер тикшерү бара.
Матбугат.ру сайтыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яшел Үзән шәһәре
18+
Нет комментариев