Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Районда беренче батып үлүче бар

Җәен әле бер районда, әле икенчесендә батып үлүчеләр турындагы хәбәрләрне ишетеп, йөрәк кысылып куя. Күпме югалту, якыннарына кайгы-хәсрәт, мәгънәсез үлем аркасында әрәм булган гомерләр...

Узган атнада Яшел Үзән районында быелгы җәйдә беренче батып үлүче теркәлде. Осиново күлендә 1994 елда туган ир-ат табылган. Яшь кеше Мари Эл Рес публикасыннан дусларына ял итәргә килгән, алкогольле эчемлекләр кулланганнан соң суга чумган һәм кире әйләнеп чыкмаган.

Аның гәүдәсен 6 метр тирәнлектә табып алалар. Ни кызганыч, суда гомерләре өзелүчеләрнең күбесе спитрлы эчемлек кулланган була. Батып үлгән кеше җиһазландырылмаган урында коенган. Коену сезоны башланганнан бирле Татарстанда 39 кеше батып үлгән, шул исәптән сигез бала.
Узган атнада Идел елгасында «Золотой» утравыннан ерак түгел тагын бер фаҗига булды: ике көймә бәрелешү нәтиҗәсендә бер кеше һәлак булган, икенчесе зыян күргән. Бу фаҗига турында «112» ашыгыч хезмәтләрен чакыру номерына шаһитлар шалтыратып хәбәр итә. Алар биргән мәгълүматка караганда, зур тизлек белән барган «Сильвер» катеры «Казанка-М» көймәсе урнаш тырган ятьмәгә килеп керә һәм бәрелешәләр. Бәхеткә, катерда булган биш кеше зыян күрми. Ә менә «Казанка-М»дагы бер ир-ат көчле бәрелүдән башы имгәнеп, суга егыла. Икенчесе шулай ук суга егылып төшә, әмма аны тартып чыгарырга һәм коткарып калырга өлгерәләр. Һәлак булган 75 яшьлек балыкчының гәүдәсен икенче көнне генә ЗПСО-2 Эзләү-коткару хезмәтенең водолазлары табып ала. Хәзерге вакытта бу хәлнең барлык нечкәлекләрен һәм сәбәпләрен тикшерү комитеты белгечләре ачыклый.
Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясенең Яшел Үзән бүлеге хезмәт кәрләре кечкенә судно хуҗаларына саклык чараларына игътибарлырак булырга һәм суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен бозмас ка өнди. Елга зур һәм анда урын һәркемгә җитә кебек тоела гына. Чынлыкта, ваемсызлык һәм артык үз-үзеңә ышаныч фаҗигале нәтиҗәләргә китерергә мөм кин. Бәхетсезлек очрак ла рын булдырмас өчен, тиз лек режимын сакларга ки рәк. Нинди генә суднога утырсаң да һәр пассажирга коткару жилетлары кию мәҗбүри. Көймәдә барганда шуклыкка юл куярга ярамый – бу тор мыш өчен куркыныч. Үз иминлегең турында үзең кайгыртканда гына бәла-казадан сак булуыбызны истән чыгармасак иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев