Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Район мәктәпләрендә нинди яңалыклар?

Урысбага мәктәбе укучылары уку белән беррәттән ныклап спорт белән дә шөгыльләнә.

Бирегә атна саен дзюдо буенча алымнар өйрәтү өчен Казаннан тренер кайтып йөри. Бу түгәрәккә малайлар гына түгел, ә кызлар да бик теләп, кызыксынып килә икән. Шулай ук һәр чәршәмбе мәктәптә укучылар белән авыл яшьләре волейбол уйный.

***

Норлат мәктәбендә «Көзге игелек» атнасы бара. Аның кысаларында һәр сыйныф үзенә беркетелгән ветеран укытучыларга, ялгыз өлкәннәргә  барып, ярдәм күрсәтә. Укучылар шулай ук Дан монументын карап, чистартып тора. Әле шушы көннәрдә генә Казанда көзге композицияләр күргәзмәсендә катнашканнар. Ә мәктәпнең футбол командасы Татар Танае егетләре белән иптәшләрчә матч уйнап кайткан. Гомумән, уку елы күңелле чараларга бик бай.

***

Олы Яке мәктәбе зур юбилейга әзерләнә. Беренче мәктәпнең 85, ә яңасының 30 еллык юбилеен 27 октябрьдә билгеләп үтәчәкләр. Бәйрәм 11 сәгатьтә башлана. Теләге булган һәркемне көтеп калалар.
Күптән түгел биредә беренче тапкыр «Яшел мәктәп» конкурсы узган. Һәркем өеннән гөл алып килгән һәм аны конференциядә чыгыш ясап, яклаган. Макулатура җыю акциясендә дә укучылар активлык күрсәткән.

***

Акъегет мәктәбендә узган «Сөмбелә» бәйрәмендә «Ел Сөмбеләсе» дип IX сыйныфтан Гүзәлия Борһанова танылды.
Мәктәптә көзге өмәләр гөрли, укучылар олимпиадаларда да актив катнаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев