Шәһәр һәм районда илебез өчен мөһим булган Бердәм сайлау көне оешкан төстә узды.
Яшел Үзән районы буенча исемлеккә 50 152 сайлаучы кертелгән иде. Бу көнне сайлау участокларында 45 588 кешегә бюллетень тапшырылды.
1543 кеше төрле сәбәпләр аркасында тавышын сайлау участокларында бирмәде. Район территориаль сайлау комиссиясе рәисе Динара Маслова хәбәр иткәнчә, район буенча халыкның 90,95%ы сайлауларда катнашкан. РФ парламентына депутатлар сайлауларында 84,18% халык «Бердәм Россия» партиясенә өстенлек биргән. Икенче урында - 7,63% тавыш белән КПРФ, аннан кала - 4,31% ЛДПР партиясе. Калган партияләр безнең районда 1% тан азрак тавыш җыйган. Бер мандатлы округ буенча сайлауда иң күп тавышны Ирек Гыйльметдинов - 66,12%, Хафиз Миргалимов - 22,03%, Андрей Кудряшов - 4,48,% җыйды.
Быел Бердәм сайлау көнендә Россиянең җиденче чакырылыш Дәүләт Думасына депуталар белән беррәттән муниципаль җирлекләрдә вәкаләтле органнарга да депутатлар сайланды. Бишнә авыл җирлегендә 5 кандидат арасыннан Александр Петров (46,15%), Олы Ачасырда 3нче округ буенча - Лилия Йосыпова (53, 57%), 4нче округ буенча - Марат Гатиятуллин (97,85), Мулла Илендә 6нчы округ буенча - Руслан Зәйнетдинов(93,81), 7нче округ буенча - Фәридә Нуриева (100%), Норлатта - Рамил Зиннәтуллин (97,83%) җиңеп чыкты. Бу кыскача мәгълүматлар, тулысы белән танышырга теләүчеләр ТР ЦИК сайтына керә ала.
Алия Гаязова
Нет комментариев