Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Район газетасын яратабыз

Конкурсның «Тотрыклы тираж» номинациясендә «Яшел Үзән»гә язылу буенча системалы эше өчен Акъегет авылыннан Рәмзия Габдрахманова III урынга лаек булган иде.

Шушы көннәрдә вәгъдә ителгән бүләгебез – көнкүреш кирәк-яраклары һәм техника кибетенә 2000 сумга сертификат хуҗасына барып иреште.
– Безнең җирлектә газетага язылу шул бер дәрәҗәдә бара. Иң мөһиме – кимемәсен. Берничә газетага язылсак та, иң әүвәл районныкын алып, нинди яңалыклар бар, кайсы авыл турында язганнар икән дип карап алабыз. Аеруча «Күңелемдәгесен әйтәм», «Авыл сулышы» сәхифәләрен яратып укыйбыз. Шушындый эчтәлекле газета чыгаруыгыз һәм хезмәтебезнең нәтиҗәсен күреп, бәяләгәнегез өчен зур рәхмәт, – дип фикерләре белән уртаклашты Рәмзия Габдрахманова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев