Равил Сәйфетдиновны искә алу кичәсе
"Яшел Үзән"нең даими автор Равил Сәйфетдиновны искә төшереп
Юксыну
Йөрәк сыкрый, күңел сине эзли
Моңсуланган алтын көзләрдә.
Кайтырсың да, очрашырбыз сыман
Томан баскан серле үзәндә.
Мин йотлыгып шигырь укыр идем шунда,
Тыңлар идең мине бирелеп.
Зөя камышларын чайкый-чайкый,
Җилләр исәр иде тилереп.
Табигатьнең гүзәл фасылы ул
Раббым биргән моңсу көзләре,
Бүгенгәчә шул көзләрдә яши
Әйтелмичә калган сүзләре...
Авыр инде, югалтулар авыр
Синдәй шагыйрьләрне бигрәк тә,
Моңсу көздә яфракларын коя
Авыл башындагы тирәк тә...
Синең язмыш шул тирәктә сыман,
Яфраклары гүя сүзләрең.
Талгын гына җилләр кочагында
Ишетәмен сыман үзләрен.
Ирек Сафин.
Олы Шырдан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев