Ранил – Татарстан чемпионы
Татар халкының гомер-гомергә горурлыгы булып саналган милли көрәш хәзер чын спортчылар кулында. Яшьтән үк көрәшеп үскәннәр генә зур спорт мәйданнарында бил алыша һәм җиңүләргә ирешә ала.
Яшел Үзән шәһәренең спорт көрәше мәктәбендә шөгыльләнүчеләр кая барса да, нинди генә бәйгеләрдә чыгыш ясаса да, үзләрен сынатмый һәм һәрвакыт призлы урыннар яулап килә. Мондый ярышларның берсе – республика күләмендәгесе 25-27 февральдә Мамадыш районында булып узды. ТР беренчелегендә тренер-укытучы Илгиз Гайнуллин кул астында шөгыльләнүче 16 яшьлек спортчы, 16нчы мәктәп укучысы Ранил Галиев 100 килограммга кадәр авырлыктагы көрәшчеләр арасында җиңү яулап, Татарстан чемпионы булды. Бу бик зур җиңү һәм ул аңа киләчәккә юлны киң итеп ача. Мондый дәрәҗәле ярышта чемпион булу өчен осталык, җиңүгә омтылыш һәм тырышлык кирәк. Ранилда көчле спортчыга хас бөтен сыйфатлар да бар. Көрәшченең әлеге уңышында иганәчеләр ярдәмен дә сызып ташларга ярамый. Чөнки ярышта катнашу өчен финанс ярдәме күп кирәк. Бу очракта көрәшчеләр һәм тренерлар иганәче Равил Гариповка бик рәхмәтле.
Ә хәзер алда тагын зур сынау – 13-15 мартта Казанда яшүсмерләр арасында билбау көрәше буенча Россия беренчелеге була. Анда да безнең көрәшче егетләр сынатмас, дигән өметтә калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев