Рамзан Кадыров махсус операциянең кайчан бетәчәген әйткән
Чечня башлыгы Рамзан Кадыров халык белән туры эфир вакытында махсус операциянең кайчан бетәчәген әйткән.
«Тәмамлануын киләсе җәйдә дип уйлыйм», – ди ул һәм, июнь яки июль, дип уйлавын әйтә.
Кадыров әйтүенчә, әгәр тиешле карар кабул ителсә, конфликт 3 айда бетәр иде. Россия хәрбиләренә шәһәрләрне җимермәү бурычы куела, бирелергә теләгән Украина хәрбиләре белән сөйләшүләр алып барыла. Кадыров фикеренчә, андый бурыч булмаса, «Киевны күптән алыр идек».
Кадыров, баш командующий (Путин) шәһәрләрне җимермәү, Көнбатышка безнең җирләргә кермәү һәм үз шартларын такмау бурычын куя, ди.
Бу хакта тулырак: Интертат: иң популяр татар сайты яза
Фото: Чечняның рәсми сайтыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев