Район авылларындагы яңалыклар турында сөйләгәндә, Кече Шырдандагы үзгәрешләрне әйтми калу мөмкин түгел.
Өстән төшерелеп түгел, халыкның үз инициативасы белән шулай җанлануы матур күренеш.
Дөрес, халык тели дип кенә игелекле эшләр үзеннән-үзе эшләнми. Асия Гобәйдулина, Рәис Кәримов кебек кешеләр булмаса, бу эш теләк булып кына калыр иде, бәлки.
Барысы да Кече Шырданда туып үскән татар халкының бөек мәгърифәтчесе Каюм Насыйриның 190 еллык юбилееннан башланды. Дөресрәге, бу ният галимнең рухына багышлап уздырылган Коръән мәҗлесендә бөреләнде. «Районыбызның йөзек кашы саналырлык авыл бит ул - безнең туган авылыбыз Кече Шырдан!» Һәркемнең күңелендә шушы сүзләр иде.
Ходаның рәхмәте, февральдә шушы мәҗлестә башланган сүзнең нәтиҗәсе күз алдында - авыл уртасына нур булып мәчет манарасы калкып килә. Кайчандыр, 1902 елда, Каюм Насыйри акчасына салынган мәчет быел яңартылып, төзекләндерелеп авыл мәктәбе янына күчереп салынды.
Гүзәл Минһаҗева
Тулырак - газетаның 44нче санында.
Нет комментариев