Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Рамазан ае башлана

Рамазан ае – мөселман календарендә иң изге һәм иң кадерле ай.

Ул мөселманнар өчен ураза тоту, физик һәм рухи яктан чистарыну ае, Ләйләт әл-кадр кичәсе булганга һәм бу айда Коръән аятьләре иңә башлаган өчен кадерле. 
Шәгъбан аеның 13нче көнендә Казанда  Татарстан Республикасы мөселманнары Диния Нәзарәтенең президиум утырышы булды. Әлеге чара Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә үтте. Көн тәртибендә төп сорау буларак Рамазан-шәриф аена әзерләнү һәм аны үткәрү мәсьәләсе каралды. 
Президиум әгъзалары Рамазан аеның беренче көне итеп 6 майны билгеләде. 5 май ястү намазыннан соң беренче тәравих намазы укылачак. Игътибарлы булыгыз, тәравих намазы 20 рәкагәть итеп укыла. Ураза ае быел 29 көннән торачак һәм 4 июнь көнендә гает намазы укылачак.  Фитыр сәдакасының минималь күләме – 100 сум, зәкят чыгаручыларга – 600 сум. Сәламәтлеккә бәйле рәвештә ураза тоту хәленнән килмәгән һәм аны башка вакытта кыла алмаучылар өчен  һәрбер калдырылган көнгә фидиянең күләме – 200 сум. Зәкят түләү өчен нисаб күләме 230 мең сум тәшкил итә. Изге Рамазан аенда Аллаһ Тәгаләнең рәхмәтенә ирешергә язсын! 

Илсөя Завилейская фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев