Рамазан 16 майда башлана
ТР Мөселманнары Диния нәзарәтенең чираттагы Пленумында 2018 елда Рамазан аеның башлану көне 16 нчы майга туры килә дип расланды.
Ә беренче тәравих намазын Татарстанның барлык мәчетләрендә дә 15 нче майдан укый башлыйлар. Фитыр сәдакасының минималь күләме – быел 100 сум күләмендә билгеләнгән. Сәламәтлеккә бәйле рәвештә ураза тоту хәленнән килмәгән һәм аны башка вакытта каза кыла алмаучылар өчен һәрбер калдырылган көнгә 200 сум тәшкил итәчәк.
Шулай ук 2018 елда Ураза бәйрәменең датасы расланды, ул быел 15 июньгә туры килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев