Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Рак күзәнәкләренә каршы - үлән

Тузганакның чәе, чыннан да, яман шеш күзәнәкләрен сафтан чыгарырга һәм сәламәт күзәнәкләрне яман шештән сакларга сәләтле.

Бу үлән күп төрле дәвалау үзенчәлекләренә ия һәм аның чәе бик җиңел әзерләнә. Безнең бабаларыбыз аны күп кенә авырулардан шифа алу өчен әзерләгән, әмма бүген аның тамырын ракка каршы кулланалар.

Галимнәр тузганакның тамырыннан алган нәтиҗәнең химиотерапиягә караганда яхшырак булуын ачыклаган.

Тикшеренүләр нәтиҗәсендә тузганак тамырының яман шеш күзәнәкләрен нәтиҗәле "үтерүе" һәм организмның сәламәт күзәнәкләрен зарарланудан саклавы беленгән.

Тузганакның тамыры, яман шеш күзәнәкләрен юк итеп, сәламәт күзәнәкләргә кагылмый.

 

Тузганактан кофе ясау рецепты:

2 еллык тамырны казып алып (ул чәнти бармак юанлыгында), юарга. 1,5-2 см зурлыкта кисәкләргә бүләргә һәм табага салып, ачык көрән төскә кергәнче кыздырырга. Кофе тегермәненә салып, он ясарга. Гадәти кофе кебек кайнатырга (төсе һәм исе аерылмый, диярлек) һәм теләсәгез, сөт кушып, эчәргә.

Ә әлеге чәчәктән ясалган балның файдасын инде һәркем белә. Шулай да исегезгә төшереп үтәбез. Әгәр дә өлгермәгән булсагыз, кайсыбер урыннарда әле очратырга була бу сары чәчәкне, иренмәгез, аз булса да кайнатмасын әзерләгез. Без рецептны 400 чәчәк исәбеннән тәкъдим тәбез, теләсәгез ике тапкыр кимрәк алыгыз. Ул кайбер бавыр һәм үт куыгы авыруларыннан файдалы.

400 данә тузганак чәчәген җыеп, бер тәүлеккә суга салып куегыз, әчесе китсен. Аннары 0,5 л кайнар суга салып, 15 минут кайнатырга. Суынганын көтәргә һәм чәчәкләрен сыгып алып, ташларга. Бернинди чүп калмасын өчен, төнәтмәне сөзәргә. Шуңа 1 кг шикәр комы өстәп, куерганчы кайнатырга. Уттан алырга 5-7 минут кала, лимон кислотасы кушып, яхшылап болгатырга. Бал әзер.

Барыгыз да сәламәт булыгыз.

 
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев