Районда агачлар ауды, утсыз калган урамнар да булды, кеше гомере өзелде
Яшел Үзән районында узган көчле җил һәм яшенле яңгыр шактый зыян салды. 24-25 июльдә ГЛОНАСС+112 системасына агачлар авуы, электр үткәргечләре өзелүе, юллар ябылуы һәм электр белән тәэмин итү булмавы турында күпсанлы хәбәрләр килгән.
Иң күп мөрәҗәгатьләр Васильево бистәсеннән теркәлгән. Давыл нәтиҗәсендә Татарстан, Затонская урамнарында агачлар автомобильләр өстенә ауган. Стекольная, Пушкин, Островский, Дальняя, Стахановская, Набережная, Леваневский һәм башка урамнарда агачлар электр үткәргечләрен өзгән, кайбер урыннарда чыбыклар җиргә кадәр салынып төшкән.
Кайбер урамнарда электр энергиясе берничә сәгатькә өзелгән. Шуның аркасында йортларда су насослары эшләмәгән, кешеләр утсыз һәм сусыз калган. Агачлар юлларны каплап, кайбер йортларда яшәүчеләргә хәтта ишегалдыннан чыгып китү дә мөмкин булмаган.
Шундый ук хәлләр Грузинский бистәсендә һәм Ореховка авылында да күзәтелгән. Биредә дә агачлар электр линияләренә, коймаларга ауган, үткәргечләр өзелгән. Бәхеткә, күп очракларда ут кабу һәм кыска ялганыш булмаган.
Кызганычка каршы, давыл фаҗигасез генә узмаган. 24 июль кичке сәгать 22.38дә ГЛОНАСС+112 системасына Васильево каршындагы утрауда агачның палатка өстенә ауганы турында хәбәр килгән. Нәтиҗәдә, 64 яшьлек ир-ат вакыйга урынында ук һәлак булган. Мәетне каршы ярга чыгару өчен Казан шәһәренең 2нче эзләү-коткару отряды җәлеп ителгән. Әлеге фаҗига буенча Тикшерү комитеты эшли.
Барлык хәбәрләр дә вакытында «Идел буе электр челтәре» вәкилләренә, авыл җирлекләре башлыкларына һәм район башкарма комитетының җаваплы хезмәтләренә тапшырылган. Авария нәтиҗәләрен бетерү, өзелгән электр челтәрләрен торгызу һәм юлларны чистарту буенча оператив эш алып барылган.
Табигатьнең бу көтелмәгән сынавы тагын бер кат искәртте: көчле җил һәм давыл вакытында агачлар астында, урман-күл буйларында булу зур куркыныч тудыра. Өзелгән электр чыбыкларына якын килмәскә, хәвефле урыннарны читләтеп үтәргә һәм гадәттән тыш хәлләр турында кичекмәстән махсус хезмәтләргә хәбәр итәргә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев