Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Район һәм шәһәр хакимиятенең беренче башлыгы Хәмит Кирам улы Хәйретдинов үзенең 94 яшьлеген билгели

Бүген, 31 гыйнвар көнне Яшел Үзән муниципаль районының мактаулы гражданы, хезмәт ветераны, КПССның Яшел Үзән шәһәр комитетының элеккеге секретаре, район һәм шәһәр хакимиятенең беренче башлыгы Хәмит Кирам улы Хәйретдинов үзенең 94 яшьлеген билгели.

Хәмит Кирамович хезмәтенең иң якты һәм уңышлы еллары безнең шәһәр белән бәйле. Җитәкче буларак районның икътисадын үстерүгә, авыл хуҗалыгын үзгәртеп коруга, кыенлыкларны җиңеп торак мәсьәләләрен хәл итүгә үзеннән зур өлеш керткән кеше ул. Аның тәҗрибәсе хәзер дә безгә зур үрнәк булып тора.
 
Хөрмәтле Хәмит Кирамович! Сезне шушы мөбарәк бәйрәмегез белән ихластан тәбрик итәбез. Сезгә саулык-сәламәтлек, якты-матур һәм имин көннәр, тынычлык, бәхет һәм озын гомер телибез. Һәрвакыт шулай ачык күңелле, ярдәмчел һәм остаз булып калыгыз!



Хөрмәт итеп, «Яшел Үзән» газетасы редакциясе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев