Район башлыгы урынбасарын тоткарлаганнар
***
Фото: vk.com/akt_habar
Актаныш районы башлыгы урынбасары Илшат Габделхәевны ришвәтчелектә шикләнеп тоткарлаганнар. Бу турыда «Татар-информ» яза.
Агентлык белешмәсе буенча, аны коррупция җинаяте кылуда шикләнәләр. Эшнең нечкәлекләре әлегә хәбәр ителми.
2019 елның ноябреннән Илшат Габделхәев Актаныш районы башкарма комитетын җитәкли. 2022 елда район башлыгы урынбасары итеп билгеләнә.
Хәзерге вакытта Минзәлә район судында Актаныш районының элеккеге башлыгы Энгель Фәттахов эшен карыйлар, дип язган идек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев