Район башлыгы Михаил Афанасьевның эш иртәсе Октябрьский бистәсендә һәм Яшел Үзәндә күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау барышын караудан башланды
***
-Халык белән аралаштык. Кайберәүләр уңай үзгәрешләргә шатлана, икенчеләре капиталь ремонт кирәк булган йортлар саны булган лимитлардан артып китүен гадел тәнкыйтьли. Ел саен без программага күп фатирлы йортларның максималь санын гына кертеп калмыйча, «Безнең ишегалды» программасы белән параллель булдырырга тырышабыз. Әйтик, быел 27 йорт, шулай ук 76 ишегалды ремонтланачак. Идарәче компанияләр белән агымдагы ремонт мәсьәләләрен аерым тикшерәбез. Эшләр дәвам итә, - дип ассызыклады җитәкче. -Якын киләчәктә барлык сорауларны чишә алырбыз һәм торак йортларда яшәү һәм ял итү өчен уңайлы һәм имин мохит булдырырбыз дип ышанам.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев