Район башлыгы Михаил Афанасьев яшел үзәнлеләрне бәйрәм белән котлады
Хөрмәтле яшел үзәнлеләр, кадерле якташлар!
Фото: редакция архивыннан
Сезне чын күңелдән Халыклар бердәмлеге көне белән котлыйм!
Яшел Үзән районы – безнең уртак йортыбыз, анда 73 милләт вәкиле бердәм һәм тату яши. Бездә «исәнмесез» сүзен 73 телдә ишетеп була дип юкка гына әйтмиләр. Байлыгыбыз һәм көчебез дә шунда.
Без бердәмлегебезнең ныгуын күрәбез: мәчетләр, мәдрәсәләр төзелә, иске староверлар чиркәве торгызыла. Районыбызның һәр кешесе уңайлы һәм имин яшәсен өчен барысын да эшләячәкбез.
Сезгә һәм гаиләләрегезгә сәламәтлек, иминлек һәм муллык телим. Һәр йортта тынычлык һәм шатлык хөкем сөрсен!
Хөрмәт белән, район башлыгы Михаил Афанасьев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев