Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Район башлыгы Яшел Үзән районының «Ак калфак» хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Гөлинә Саттарова һәм шәһәр депутаты Альбина Динмөхәммәтова белән очрашты

***

-Безне уртак идея - татар мәдәниятен, телен һәм гореф-гадәтләрен саклау берләштерә. Яшел Үзәндә татар театрын торгызу мөмкинлеге турында фикер алыштык. Тарихка күз салсак, 50нче елларда «Родина» мәдәният йортында, хәзерге музыкаль театрда, татар драма түгәрәге ачылган. Анда төрле һөнәр ияләре катнашкан, әмма аларның барысын да туган телгә һәм Татарстанның мәдәниятенә мәхәббәт берләштергән. 70нче елларда коллектив халык театрына әверелә, ләкин, кызганычка каршы, таркала. Татар театрының яңадан торгызылуы шәһәрнең мәдәни тормышын үстерүгә яңа импульс бирәчәк, - диде фикерен белдереп Михаил Афанасьев.
 

Моннан тыш, районның Идел аръягы зонасында яңа туристик маршрутлар оештыруны карадылар. Күп кенә авылларның бай тарихы бар, монда туган як үсешенә зур өлеш керткән танылган шәхесләр, меценатлар яшәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев