«Радуга» балалар бакчасында ГТО нормативларын тапшырдылар
Яшел Үзәннең 18нче «Радуга» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм тәрбиячеләр «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормативларын үтәүдә актив катнаштылар.
Мондый чаралар бакчада даими рәвештә оештырылып тора.
ГТО нормативларын тапшыру — бу спорт сынавы гына түгел, ә патриотик һәм физик тәрбиянең мөһим элементы. Балалар уңай хис-тәрбия ала, командада эшләргә өйрәнә. Тәрбиячеләр исә, үз үрнәкләре белән балаларны рухландырып, сынаулар вакытында аларга терәк булалар.
- Мондый башлангычлар кечкенә яшьтән үк сәламәт яшәү рәвеше гадәтен алып барырга, физик сыйфатларны үстерергә һәм сәламәтлекне ныгытырга ярдәм итә. Бергәләп спорт белән шөгыльләнү коллективны берләштерә һәм үзара ышаныч мохите тудыра, – дип сөйли Яшел Үзән районы ГТО тестлаштыру үзәге җитәкчесе Марат Халитов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев