Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Раббым гомер бүләк итте

...Мин Яшел Үзәнебездә туып үстем.

Башкалар кебек үк бәхетле гаилә, балалар, тормышымның матур булуы турында хыялландым. Әмма, кызганычка, барлык хыялларыма чынга ашарга язмаган.

Кияүгә чыктым, улларым туды, тик теләгән бәхетемә ирешә алмадым. Ирем бик эчте һәм утыз алты яшендә үлеп китте. Ике бала белән берүзем калдым һәм бер-бер артлы туып торган проблемаларны хәл итеп яшәве бик авыр булды. Ә авырлыклар әз булмады, өстемә шыбырдап коелып кына тордылар. Кечкенә улымның авыруына, әнинең сәламәтлеге начарлануга эшемдәге проблемалар кушылды. Тик алты ел элек диспансеризация узганда ачыкланган үз авыруым сынау­ларның иң зурысы булды. Сөякләремдә теге өч хәрефле диагноз куйдылар.

Табибларның коточкыч карарын миңа ялгызыма кабул итәргә һәм күтәрергә туры килде. Бу хакта, аларны борчып, әнигә дә, балаларыма да сөйлисем килмәде. Бар көчемә үземне биләп алган курку хисе белән көрәштем. Балаларымны ятим калдырып үләргә мөмкинлегемне дә бик яхшы аңладым. Аларның миннән кала карт дәү әниләреннән башка беркемнәре дә юк. Менә шул негатив уйлар йөрәгемне тагын да әрнетте, нишләргә белмәдем.

Ничектер (күңелем тулган булгандыр инде), мәчеткә йөрүче хезмәттәшемә проблемаларым турында сөйләдем. Тыңлаганнан соң ул минем кайгымны гына уртаклашып калмыйча, Аллаһтан ярдәм сорарга киңәш итте. Мин моның хет нинди дә булса үзгәрешкә бердәнбер мөмкинлек икәнен аңлап, гомеремдә беренче тапкыр намаз укырга йөрүче хатын-кызлар белән мәчеткә барырга уйладым. Анда барып, мин ниһаять, әлегә кадәр миңа җитмәгән ярдәм, кайгыртучанлык, рухи аралашуны таптым. Сәламәтлегем белән бәйле проблемаларым турында сөйләгәч, барысы да минем өчен дога кыла башлады. Мөслимәләрнең кайгыртучанлыгы, борчылулары, ярдәмнәре минем инде хәзер ялгыз түгеллегемә ышаныч бирде. Үземне, миңа карата битараф булмаган зур гаиләнең бер әгъзасы итеп тойдым. Ә инде ихлас күңел белән дин юлына баскач, Аллаһ минем үземне һәм тормышымны да үзгәртә башлады, ышаныч һәм өмет бирде.

Әллә ни күп вакыт та узмады, Аллаһ Тәгалә мине элекке гөнаһ йөкләреннән һәм проб­лемаларыннан гына арындырып калмыйча, догаларымны, ялваруларымны да кабул итте. Чираттагы тапкыр медицина тикшеренүләрен узганда онкология диагнозы расланмады! Ул вакытта минем шатлыгымның чиге юк иде. Бик каты сөендем һәм савыгу могҗизасы өчен Аллаһка рәхмәтләремне яудырдым. Минем белән барлык мәчеттәге мөслимәләр шатланды.

Күңелемә, ниһаять, тынычлык һәм иртәгәсе көнгә ышаныч килде. Эшемдә барысы да җайланды. Ә мин рәхәтләнеп мәчеткә, мәдрәсәгә йөри башладым. Моңа кадәр сизмәгән сәләтләрем ачыла, мөнәҗәтләр, шигырьләр язам. Улларым һәм әни дә мәчеткә йөри башлады. Йөрәгем бәндәләрен яратуы, миһербаны, минем өчен башкарган мог­җизасы өчен Аллаһка карата мәхәббәт белән тулы.

Һәммәгезгә сәламәтлек һәм иман юлы, изге Рамазан аенда дога-теләкләрегезнең кабул булуын теләп, Казанда яшәүче якташыгыз Фәйрүзә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев