Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Раҗәб ае мөбарәк булсын!

Бүген – 11 гыйнвар көнне, кояш баю белән, һиҗри календаре буенча раҗәб аена аяк бастык һәм әлеге мөбарәк айның беренче җомгасына туры килә торган Рәгаиб кичәсе керде.

 Болар белән беррәттән, нур өстенә нур булып, ике гаеттән дә олуг булган җомга җитте.

  Раҗәб ае ике олуг кичәгә ия:

  • Рәгаиб кичәсе;
  •   Әл-Исра вәл Мигъраҗ дип аталган мөбарәк кичәләр. 

    Рәгаиб кичәсе – сөекле Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең әтисе хәзрәти Габдулла белән әнисе хәзрәти Әминәнең никахлашу киче ул. Нәкъ менә шушы кичтә хәзрәти Әминә Пәйгамбәребезгә йөккә узган. 

 Бу кичәне догалар кылып, Коръәни Кәримне һәм нәфел намазларын укып үткәрү киңәш ителә. Пәйгамбәребезнең бу кичәдә уяу торып гыйбадәтләр кылганлыгы хакында әйтелә.  

            Рәгаиб – догалар кабул кылына торган кичә ул 

  Расүлуллаһ салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дигән: "Биш кичә бардыр. Ул кичәләрдә кылынган догалар кабул булыр. Алар: раҗәб аеның беренче җомга киче – Рәгаиб кичәсе; шәгъбан аеның 14нче көненнән 15нче көнгә каршы киче – Бәраәт кичәсе; пәнҗешәмбе  кояш баю белән башлана торган җомга киче, Рамазан гаете кичәсе һәм Корбан гаете кичәсе". 

  Әл-Исра вәл Мигъраҗ – Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең Мәккәдәге Әл-Хәрам мәчетеннән Кодес (Иерусалим) җирендәге Әл-Әкъса мәчетенә күчүе һәм Кодестан Аллаһ хозурына күтәрелүе ул. 

Бу кичә раҗәб аеның 26 сыннан 27сенә каршы төне дип исәпләнә. Быел ул, иншәАллаһ, 6 нчы февральдән 7сенә каршы төнгә туры киләчәк. Бу кичтә биш вакыт намаз фарыз кылына, Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләм олуг могҗизалар, җәннәт һәм җәһәннәмне күрә, аны Раббыбыз, пәйгамбәрләр һәм фәрештәләр сәламли.

            Раҗәб нәрсә дигәнне аңлата?

  Раҗәб сүзе "бөекләү", "олылау" мәгънәсенә ия. Раҗәб аеннан соң шәгъбан, ә аннан соң Рамазан ае килә. Шуңа да бу айда мөселман кешесе Рамазан ае уразасына әзерләнә башлый. 

               Раҗәб аенда ураза тоту 

 Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: "Исегездә тотыгыз: раҗәб Аллаһы Тәгаләнең ае. Бу айда берәрегез бер көн булса да ураза тотса, Аллаһы Тәгалә аннан разый булыр", – дигән.

Чыганак: https://t.me/timhazrat

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев