Һәр сантиметр исәптә
Юл чите полосасында төзелеш алып бару мөмкин, әмма аның үз таләпләре бар.
Полоса чикләрендә, кагыйдә буларак, юл хезмәте һәм РФ Эчке эшләр министрлыгы, шулай ук юл сервисы объектларыннан тыш, файдалану срогы 10 елдан артып киткән корылмаларны төзү тыела.
Шул ук вакытта бу объект лар юлны күзәтүгә комачауламаска, куркынычсыз экс плуа тацияләүнең шартларын бозмаска тиеш. Әйтик, юл сервисы объектын төзү өчен автомобиль юллары хуҗасыннан язмача рөхсәт булырга, документта техник таләпләр һәм башка шартлар турында мәгълүмат бирелергә тиеш. Бу хакта 2007 елның 8 ноябрендәге 257-ФЗ номерлы федераль законның 26нчы маддәсендә күрсәтелгән.
Дөрес, мондый җир участогы буенча аерым йөкләмәләр билгеләнә. Участок хуҗасы аның торышын күзәтеп торырга, төрле инспекцияләр һәм тикшерүләргә юл куярга, полоса чикләрендә объектлар төзүгә администрацияләр ризалыгын сорарга тиеш. Әмма, болар зур проблема тудырмый. Гомумән, юл буе полосасы кебек территориянең мондый учас тогы, беренче чиратта, юл хәрәкәтендә катнашучыларның үзләренә хезмәт итә һәм берничек тә тискәре күренеш буларак кабул ителергә тиеш түгел. Аның ярдәмендә юл буенда төрле автомастерскойлар, юл полициясе хезмәтләре һәм кирәкле башка корылмалар барлыкка килергә мөмкин.
Юл чите полосалары чиклә рендә капиталь төзелеш, юл сервисы объектларын, рек ла ма конструкцияләрен, мәгъ лүмат щитларын һәм башкаларны урнаштыру өчен юл хуҗалыгы өлкәсендә функция башкаручы вәкаләтле органның язмача рөхсәте булырга тиеш. Бу документта үтәлергә тиешле техник та ләпләр һәм шартлар бил геләнә.
Юл буе полосалары автомобиль юлы белән турыдан-турыдан бәйләнгәнгә күрә аны куллануның үз таләпләре бар. Аның төп функцияләре шунда, ул хәрәкәтне куркынычсызрак итә, шулай ук автомобиль юлын һәм анда булган конструкцияләрне эксплуатацияләү куркынычсызлыгын арттыра. Татарстан Рес публикасында болар норматив актлар белән регламентланган.
«Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе (ДБУ) юл сервисы объектларын төзүгә, мәгълүмати конструкцияләрне һәм күрсәткечләрне урнаштыруга, инженерлык коммуни кацияләрен салу һәм төзек лән дерүгә, объектларны ав то мобиль юлларына тоташ тыруга юл полосаларында җир кишәрлекләре бирүгә шартлар булдырылу турында язма ризалык бирергә, җир кишәрлеген авыл хуҗа лыгы билгеләнешендәге кате го риясеннән сәнәгать категория сенә күчерүне гариза нигезендә килештерергә, килешү шартлары нигезендә бирелгән техник шартларның таләпләре үтәлүне контрольдә тотарга, таләпләргә туры килмәгән очракларда судка исклар бирергә, ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белән берлектә автомобиль юллары чите полосаларының санитар-экологик торышын контрольдә тотарга вәкаләтле.
Бу учреждение Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең башкарма комитетлары һәм хокук саклау органнары белән тыгыз элемтәдә тора.
Зөлфия Шакирова,
«Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУның Яшел Үзән бүлеге җитәкчесе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев