Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Һәр мөрәҗәгать карала һәм “Халык программасы”на кертелә

Җәмәгатьчелекне мобиль кабул итү эше кысасында VIII чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов яшел үзәнлеләрне 25 августта кабул итте.

Бу юлы шәһәрдә яшәүчеләр депутатка үзләрен кызыксындырган сораулар белән мөрәҗәгать итте. Кабул итүгә 5 кеше алдан язылган иде. Алдан язылмыйча да депутатка үз соравыңны җиткерү мөмкинлеге бирелде. Аерым алганда, яшәүчеләрне торак йортларга капиталь ремонт ясау, гомуми йорт счетчиклары кую, чүп-чар контейнерларының урынын алыштыру, күрше фатирда ясаган ремонт нәтиҗәсендә күршеләргә зыян килүне туктату буенча сораулар булды. Аларның бөтенесе дә, әлбәттә инде, эшкә алынды. Илдар Гыйльметдиновның үзенә шәхсән мөрәҗәгатьләрен бирә алмаганнар, аларны мобиль кабул итүдә теркәтеп калдыра алды. Бу кабул итүнең үзенчәлеге шунда, депутат яшел үзәнлеләр белән очрашуга үзе килгән иде.

«Бердәм Россия» сәяси партиясенең җәмәгатьчелекне мобиль кабул итүе үз эшен 28 июльдә башлап җибәрде. Махсус микроавтобуслар республика буйлап, халыктан партия адресына мөрәҗәгатьләр, наказлар, тәкъдимнәр кабул итү өчен йөрде һәм йөри. Мондый кабул итүләр авылларда, район үзәкләрендә, шәһәрләрдә күпфатирлы йортлар ишегалларында эшли. Татарстанлыларның мобиль кабул итүләре аша җыелган социаль әһәмиятле тәкъдимнәре һәм инициативалары партиянең «Халык программасына» кертеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев