Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Һәр кыенлыктан чыгу юлы бар

Юл-транспорт һәлакәтләрендә ике як та гаепле булса, зыян ничек каплана?

Юл хәрәкәте куркынычы бәхәссез. Көн саен һава шартларының начар булуы яки машина йөртүчеләрнең игътибарсызлыгы аркасында юлларда транспорт һәлакәтләре чыгып тора. Закон нигезендә, гаепле зат зыян күрүчегә китерелгән зыянга тиң компенсация суммасын түләргә тиеш. Юл-транспорт һәлакәтендә берничә машина йөртүче гаепле булса, хәл катлаулана һәм аерым игътибар таләп итә.

Аңлатма:
Ике яктан да гаепле очрак ике машина йөртүченең дә юл-транспорт һәлакәтендә гаепле булуын аңлата. Шул ук вакытта, беркетмә һәркайсына төзелә. Аларның икесе дә – зыян күрүчеләр, димәк, алар китерелгән зыянны өлешчә генә булса да, каплауга дәгъва итә ала.
Тәҗрибә күрсәткәнчә, иминият компанияләре «катлаулы» хәлләр белән бәйләнмәскә тырыша, чөнки алар катнашучыларның гаебе дәрәҗәсен билгеләү вәкаләтләренә ия түгел. Бу очракта оптималь вариант – гаепне һәм түләүләрне билгеләү өчен судка мөрәҗәгать итү.

Түләүләр ничек башкарыла?
Юл-транспорт һәла кәтендә ике яктан да зыян күрүчеләргә түләү берничә ысул белән башкарылырга мөмкин:

  • Гаепле затларның ими ният компанияләре. Бу очракта зыян күрүчеләр, китерелгән зыян дәрәҗәсенә бәйсез рәвештә, зыян суммасының яртысын ала. Шул ук вакытта, судка мөрәҗәгать итү зарурлыгы юк.
  • Суд карары нигезендә. Иминиятләштерүче зыянның 50 процентын түләүдән баш тарткан очракта кулланыла. Юл-транспорт һәлакәтендә һәр катнашучыга түләргә кирәк булган сумма, аларның гаебе дәрәҗәсеннән чыгып билгеләнә һәм иминиятләштерүчедән түләттерелә.

Кыенлыклар булуга карамастан, ике яклы юл-транспорт һәлакәте вакытында түләүләр, асылда, суд мәшәкатьләрен күздә тотмый. Әмма иминият компаниясе түләүдән баш тарткан очракта, судка мөрәҗәгать итмичә дә булмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев