Табиблар хатын-кызларны бәвел куыгы тышчасы ялкынсыну - циститтан бөтенләйгә коткарганы бар. Бу - авыруның ни дәрәҗәдә азган булуыннан тора. Шуңа күрә, беренче билгеләре - гел кече йомыш белән кысталу, кызыштыру, бәвел куыгы һәрвакыт тулы кебек тоелганда кичекмәстән урологка йөгерегез. Үзегез белән анализга бәвелегезне дә алыгыз. Соңыннан сезгә табиб дарулар билгеләр.
Оныгым бала көтә.Канында тромбоцитлар күләме кимегән. Борыныннан кан киткәли. Бу куркырлыкмы?
Кызганычка, әйе. Теләсә кайсы вакытта бала төшү мөмкинлеге яный. Тудыру срогына кадәр йөри алганда да, бик күп кан югалту куркынычы бар. Ә бу - ана һәм бала исәнлеге. Шуңа күрә начар анализны игътибарсыз калдырырга ярамый. Гематологка мөрәҗәгать итегез. Табиб, тромбоцитның ни сәбәпле түбән булуын ачыклап, дәвалау билгеләр.
Грейпфрут организмны токсиннардан һәм шлаклардан чистарта дип, укыдым. Бу шулаймы?
Әйе, шулай. Тик «чистарыныр» өчен бик күп грейпфрут ашарга кирәк. Ә бу бөтен кеше өчен дә файдалы түгел, уникеилле эчәкнең лайлалы катламы зарарланырга мөмкин һәм бик озак дәваланырга туры килмәгәе. Шуңа күрә, цитруска «ябырылганчы» диетолог белән киңәшләшергә кирәк. Бавырга УЗИ, эчәклеккә тикшерү ясагыз.
Кызым махсус чәй һәм төймә дарулар ярдәмендә ябыкмакчы була. Бу зарарлымы?
Моның бер файдасы да юк. Чөнки барлык ябыгу чаралары организмнан сыеклыкны куу хисабына «нәтиҗә бирә». Шуңа авырлык кими. Аның белән бергә кирәкле микроэлементлар да юкка чыга. Ә бу эчке органнар эшчәнлеген бозарга мөмкин. Кызыгызга, физкультура белән шөгыльләнү һәм дөрес туклануның бик күпкә файдалырак булуын аңлатыгыз.
Күп кенә диетологлар тофа сырын ашарга куша. Ул нәрсәсе белән файдалы?
Чынлыкта бу океан арты сырының әллә ни файдасы юк. Ул соядан ясалган һәм аны ит ашамаучыларга аксым чыганагы буларак тәкъдим итәләр. Мондый сырны бала көтүче, имезүче хатыннарга һәм балаларга ашарга ярамый. Чөнки тофадан аллергия булырга мөмкин.
Үт куыгында полип булганда аюның үт суын һәм әрем эчәргә кирәк, диләр. Дөресме?
Юк. Полиплардан бернинди дә халык чаралары коткара алмый. Ул бит үт куыгы тукымаларының шеш формасындагы үсентеләре. Бу рак түгел! Тик полип булганда онкологик авырулар килеп чыгу куркынычы арта. Гастроэнтерологта тикшерелегез һәм аның күрсәтмәләрен үтәгез. Әгәр дә шеш үсә икән, аны хирургия юлы белән юк итәргә - операция ясарга кирәк.
Сәхифәне Гөлнара Вәлиева әзерләде.
Нет комментариев