Яшәеш

«Путеводитель до Берлина» – илнең тарихын саклый

Дагомыста (Сочи шәһәре) «Вся Россия» XX журналистлар фестивалендә «Казанские ведомос­ти» газетасының баш мөхәррире, якташыбыз Венера Якупованың «Путеводитель до Берлина. Удивительные истории о семейных реликвиях войны» дигән китапны журналистларга тәкъдим иттеләр.

Басма «Таттелеком» оешмасы ярдәме белән 3500 данә булып нәшер ителгән.
Узган ел Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан «Казанские ведомости» газетасы редакциясе «История войны в вещах» дигән яңа сәхифә ачып җибәргән һәм, сугыш елларыннан бирле үз гаиләләрендә сакланган ядкярләр турында язып җибәрүне сорап, халыкка мөрәҗәгать иткән. Ел дәвамында ул хатлар газета битләрендә басылып барган. Шушы дистәләгән хат аша илебезнең, республикабызның тарихын күз алдына китерергә мөмкин. Венера Якупова фикеренчә, гаиләсендә мондый ядкяр сак­лаган кеше үзе гомер кичергән дәүләтнең дә тарихын саклый. Шуңа да «Казанские ведомости»ның баш мөхәррире иң эчтәлек­ле һәм гыйбрәтле язмаларны китапка тупларга карар кылган.
- Сугыш елларында совет халкы фашизмны өнендә тузгыту өчен бар көчен куйган. Сугышчылар танкларына: «Берлинга!» дип язган. Берлинга барып җитү өчен безнең халыкка нинди юл узарга туры килгән, бу китап шул хакта. Китапта «Путеводитель до Берлина» дигән язма да бар. Анда Тәтеш кызы Анна Назарованың бөтен Аурупаны кичеп Алманиягә ире янына баруы тасвирлана», - ди Венера ханым китап турында.
Дагомыста китап журналистика корифейлары тарафынна югары бәяләнде, Венера ханымны хәтта китапны презентацияләү өчен Болгариягә дә чакырдылар.
Теләгән кеше китапны безнең редакциягә шалтыратып сатып ала ала.
Гүзәл Минһаҗева әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> «Путеводитель до Берлина» – илнең тарихын саклый
Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
Яшәеш