Пульмонолог Рөстәм Насретдинов: «Озакка сузылган ютәл яман шеш билгесе була ала»
Ютәл – көз-кыш айларында безгә еш юлдаш. ОРВИ һәм грипп йоктырдыңмы, йөткереп азапланасыңны көт тә тор. Табиблар исә, ютәл күпкә җитдирәк чир билгесе дә булырга мөмкин, дип кисәтә. Шуңа күрә аны үз белдегең белән дәваларга ярамый. Ютәл турында без тагын нәрсәләр белеп торырга тиеш?
Табиб-пульмонолог Рөстәм Насретдинов белән шул хакта сөйләштек.
– Озакка сузылган ютәл яман шеш билгесе була ала, диләр…
– Кызганыч, бу дөрестән дә шулай. Берөзлексез йөткереп йөргән кеше еш кына аны ахыргача дәваланып бетмәгән ютәл дип уйлый. Чынлыкта исә анда яман шеш икәнлеге ачыклана. Шуңа күрә ютәл 8–10 атнадан да озаккарак сузылса, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ник дигәндә, ул салкын тию яки гриппныкы гына түгел, күпкә җитди башка чир, шул исәптән яман шеш билгесе дә булырга мөмкин.
– Яшерен-батырын түгел, коры ютәл борчыганда, теге яки бу ысул ярдәмендә аны тизрәк йомшартырга тырышабыз. Болай эшләргә ярыймы? Коры ютәлдән куркырга кирәкме?
– Дөрестән дә, күпләр юеш ютәл корысына караганда куркынычсызрак дип саный. Коры ютәл пәйда булуга, тизрәк какырык куптара торган дару эчә башлый алар. Чынлыкта болай эшләп, кешенең хәле авырая гына. Бу аңлашыла да. Ютәл – сулыш юлларын чистарту өчен барлыкка килә торган рефлекс ул. Шуңа күрә белер-белмәс дару эчәргә ярамый. Ютәлне бары тик табиб язып биргән дару һәм ысуллар ярдәмендә генә дәваларга кирәк.
– Гомумән, ютәл ничә көннән дә озаграк сузылса, чаң сугарга?
– Катлаулылыгына карап, ютәл ике, дүрт, сигез атнага кадәр дәвам итәргә мөмкин. Ә инде ул ике айдан соң да бетмәсә, ашыгыч рәвештә табибка мөрәҗәгать итеп, яхшылап тикшерелергә кирәк.
– Ютәлне ахыргача дәвалап бетерү бик кыен. Шуңа күрә дәвалануга кул селтәп, эшне ярты юлда калдыручылар да күп. Бу нәрсәсе белән куркыныч?
– Ахыргача дәвалап бетерелмәгән ютәл пневмониягә әверелергә мөмкин. Кеше үзендә хәлсезлек сизә, эшкә сәләте кими, тән температурасы 40 градуска кадәр күтәрелә. Пневмония вакытында ютәл тагын да көчәеп, какырык пәйда булырга мөмкин. Шуңа өстәп, кешенең температурасы күтәрелә, тыны кысыла, күкрәк читлеге авырта. Ютәлгә җиңел карау бронхиаль астмага да китерергә мөмкин. Шуңа күрә ютәлне, китереп чыгарган төп сәбәпләрен ачыклап, дөрес итеп дәвалау мөһим.
Ютәлне ничек аерырга?
- Грипп. ОРВИ. ОРВИ вакытында гадәттә коры ютәл борчый. Ул авыруның беренче 3–4 нче көнендә күзәтелә. Грипп вакытында башта коры ютәл пәйда була. Тора-бара ул юешкә әйләнә.
- Бронхит. Борынга томау төшү, тамак авыртуга коры ютәл дә өстәлә. Ютәл бу очракта сулыш юлларында лайла җыелып, тукымаларның зарарлануы турында сөйли. Кеше өчен иң авыры – кискен бронхит. Андый чакта коры ютәл борчый, какырык купмыйча тилмертә, тора-бара күкрәк читлеге авырта, кабырга аралары сызлый башлый, тамак төбе кытыкланып тора, авыз кибә. Кискен бронхит еш кына антибиотикларга да бирешми.
- Аллергия. Аллергия чорындагы ютәл вакытында тән температурасы күтәрелми, кичкә таба йөткерү көчәя, хәтта буыла башлыйсың.
- Коронавирус. Ютәл – коронавирусның иң беренче билгеләренең берсе. COVID-19 очракларының 70 процентында нәкъ менә ютәл күзәтелә. Ул коры да, юеш тә булырга мөмкин. Үпкәләр бик нык зарарланганда, какырыкта кан да күренергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев