Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Психоактив матдәләр – баш мие күзәнәкләрен үтерә торган агу

23 - 29 июнь - наркотик чаралар куллануны профилактикалау атналыгы (26 июнь - Халыкара наркотик матдәләр куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне уңаеннан).

Наркотиклар куллануның һәм бәйлелекнең таралуы – хәзерге җәмгыятьнең иң җитди проблемаларының берсе.
Наркотиклар – ул нерв системасына йогынты ясарга һәм кешенең аңын үзгәртергә сәләтле матдә. Барлык наркотиклар да баш миендә бара торган химик процессларда катнаша, аларны үзгәртә һәм психоактив матдәгә бәйлелек китереп чыгара.

Наркомания – ул психоактив матдәгә каршы җиңеп булмаслык тартылу. Аның үсешенең төп билгесе: наркотикка ияләшү, дозаны һәм кабул итү ешлыгын арттыру зарурлыгы, физик бәйлелек – чираттагы доза булмаганда абстинент синдромы яки «ломка» барлыкка килү. Барлык психоактив матдәләр – агу, шуңа күрә алар баш мие күзәнәкләре үлеменә китерә, нәтиҗәдә наркоманның фикерләве бозыла, интеллекты һәм хәтере кими.

Наркотиклар куллану психикада шизофрениягә охшаш үзгәрешләр китереп чыгара. Организмдагы барлык агулар бавыр белән зарарсызландырылганга күрә, наркотиклар куллану аның күзәнәкләренең үлеменә һәм цирроз үсешенә китерә.

Ә организм системаларын даими стимуляцияләү аркасында наркоманнарның йөрәк мускулы бик тиз туза һәм иммунитет сизелерлек кими. Моннан тыш, гомуми шприцлардан файдалану һәм җенси гигиена булмау аркасында наркоманнар еш кына бер-берсенә В һәм С гепатиты, сифилис һәм ВИЧ инфекциясе йоктыра.

Наркоманнарның күпчелеге яшь, нигездә 35 яшьтән өлкән булмаган кешеләр. Наркотикларга алар күп очракта компания өчен, өлкәнрәк булып күренергә теләү аркасында, проблемалар белән көрәшү яки кискен тойгылар алу өчен тартыла. Наркоман үзенең күп вакыт социаль элемтәләрен югалта. Эмоциональ-шәхес өлкәсе бозылу аркасында ул элеккеге дуслары белән кызыксынмый башлый, ә аның үз мәнфәгатьләренең төп предметы булып чираттагы дозаны эзләү һәм куллану тора.  Наркотик куллану яшьләр арасында үлемнең артуына китерә.

Валерия Феоктистова,

Яшел Үзән медицина профилактикасы үзәге табибы

Фото: ясалма интеллект прорграммасыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев