Прокуратурага почта аша
Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы территориясендә COVID-19 таралуга бәйле начар эпидемиологик хәл шартларында кешеләрнең профилактика чараларын үтәүләре бик мөһим.
Мөмкин булганча, халык күп җыелган урыннарда булуны минимальләштерергә, 1,5-2 метр дистанцияне үтәргә, шәхси саклану чараларын – медицина битлекләрен мәҗбүри файдаланырга кирәк.
Контроль-күзәтчелек, муниципаль башкарма хакимият органнарына, шулай ук Яшел Үзән шәһәре прокуратурасына мөрәҗәгать итәргә туры килсә, аларны электрон рәвештә яки почта аша бирергә мөмкин. Аерым алганда, Яшел Үзән шәһәре прокуратурасына мөрәҗәгатьне zel.prok@tatar.ru электрон адресына яисә почта аша Яшел Үзән шәһәре, Шевченко ур., 1нче йорт адресы буенча юлларга була. Моның өчен мөрәҗәгатьнең асылын бәян итәргә, җавап алу ысулын күрсәтергә кирәк (электрон почтага яки почта адресына). Прокуратура сезнең мөрәҗәгатькә 30 көн эчендә җавап бирәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев