Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Яшәеш

Прокуратура бәяләр куелышын тикшерә

Россия Федерациясе Генераль прокуроры һәм ТР прокуратурасы күрсәтмәсен үтәү буенча Яшел Үзән прокуратурасы эчке базарда социаль товарларга бәяләр куелышына күзәтү чаралары уздыра.

Бу юнәлештә федераль челтәр кибетләре ("Магнит", "Тандер", "Пятерочка+", "Агроторг"), локаль челтәр кибетләре ("Семь дней", "Март", "Алита", "Ирида") тикшерелеп, кайберләренә бәяләр буенча сүз куешу булмаска тиешлеге турында кисәтү ясалган.

Бәяләргә бәйле сораулар белән гражданнар җирле үзидарә органнарына һәм Роспотребнадзорның территориаль бүлегенә мөрәҗәгать итә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев