Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Прокуратура балалар бакчасында килеп чыккан коточкыч хәлне тикшерә

Түбән Кама прокуратурасы бакчада пешкән бала турында мәгълүматны тикшерә

Социаль челтәрдә Түбән Камадагы 82нче «Кояш нурлары» балалар бакчасында баланың арт саны пешкәнлеге турында мәгълүмат барлыкка килгән иде.

Хәбәрдә, тәрбияче әнисенә шалтыратып, килүен сораган, кызының арт саны пешүен әйткән. Хатын балалар бакчасына килгәндә, кыз тәрбияче кулында елый торган була.

Бакчада сөйләүләренчә, кече тәрбияче баланы юган, аңа подгузник кидергән һәм йокларга яткырган, ә йокы сәгатеннән соң арт санының бер өлешендә пешкән урын барлыкка килүе ачыкланган. Әнисе кыз белән балалар хастаханәсенең кабул итү бүлмәсенә китә, анда аларны икенче дәрәҗәдәге пешү белән ашыгыч рәвештә хастаханәгә салалар. Бакча хезмәткәрләре, хәбәрдә әйтелгәнчә, үз гаепләрен кире кага.


ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр иткәнчә, ведомство башлыгы Альберт Суяргулов кушуы буенча прокуратура баланың яралануы турындагы мәгълүматны тикшерүне оештырган. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев