Полиция хезмәткәре урынында үзебезне сынап карарга тиеш булсак та, кулга корал, әй юк ла, блокнот, ручка, фотоаппарат алып, Заикин урамына юнәлдек. Безгә кызык, ә эчке эшләр органы хезмәткәрләренә гадәти эш көне инде ул. Кичке сәгать биштә, нәкъ менә аларның развод, ягъни «нәрәт» алган вакытларына килдек. Монда кем кайда барырга тиешлеге, ягъни план корыла, полиция хезмәткәрләренең тышкы кыяфәтләре, документларының барысы да тәртиптә булуы энә күзлегеннән уза. Эчке эшләр идарәсе җитәкчесе урынбасары Олег Макаров аңлатуынча, иң кызу чор нәкъ менә кичен башлана гына.
- Шәһәр кичен яши генә башлый әле. Аеруча җомга,шимбә көннәрендә «күңелле». 21 сәгатьтән төнге 12гә кадәрге вакытта иң күп чакыручылар була. Җинаятьчеләр белән участковыйлар һәм патруль-пост хезмәте бүлегендә эшләүчеләр очраша, - дип сөйли ул.
Чынлап та, патруль-пост хезмәте урамнарда, транспортта һәм җәмәгатьчелек урыннарында хокук тәртибен саклый. Нәкъ менә алар һәлакәт урынына беренчеләрдән булып килеп җитә. Без дә үзебезне алар урынына куеп, бу хезмәтнең уңай һәм тискәре якларын табарга тырыштык. Безнең шәһәрдә полициянең өч стационар посты урнашкан. Шәһәрдә - ике, Мирный бистәсендә бер урында. Полициянең стационар посты нәрсә соң ул? Махсус техник, элемтә җиһазлары белән тәэмин ителгән, халык күп йөри торган урында урнашкан бина ул. Мирный бистәсендә автовокзал янында урнашкан стационар постта безне полиция патруль-пост хезмәтенең өлкән сержанты Ольга Сабурина каршы алды. Бу өлкәдә 15 елдан артык халкына хезмәт итүче Ольга үзенең эшендә судагы балык кебек дисәм арттыру булмас. Постта утырып кына төрле күңелсез хәлләрне, хокук бозуларны булдырмый калуга ирешеп булмас иде. Менә ул җәмәгатьчелек тәртибен саклаучылар! Столичная урамыннан игътибар белән тирә-юньне күзәтеп барабыз. Иң беренче Мәктәп тукталышында урнашкан спорт барга сугылырга булдык. Керүгә безне ике яшүсмер каршы алды. 18 яше тулмаганнарга мондый учреждениеләрдә йөрү тыела. 17 яшьлек егетләр абый белән сок эчәргә кердек дип акланып кына штрафтан котыла алды. Икенче юлы барларга кергәнче мең кат уйланырлар дип ышанасы килә.
Юлыбызны дәвам итеп, эчкечеләр еш очрый торган йорт подъездларына сугылдык. Әллә пәнҗешәмбе киче булганга, барысында да тыныч иде. Ялгышканбыз икән, салырга яратучылар атна уртасында да табыла: бер йорт ишегалдында 3-4 ир-ат сыра эчеп тора иде. Көтелмәгән кунакларны күреп, «сөенүләре» йөзләренә чыкты. Кемгәдер шалтыратулар башланды, стационар постка беркетмә төзер өчен барырга кирәк дигәч, бөтенләй ачулары чыкты. Гел телефонда үзенә ярдәмгә чакыручы егетнең: «Прикинь, нас забирают!», - дип әйтеп куйгач, көләселәр килде инде. Ә бер карасаң, көләрлек урын юк монда. Урамда, җәмәгать урыннарында спиртлы эчемлекләр кулланырга ярамаганлыкны белергә тиешләр иде, югыйсә. Хәзер инде кайда нәрсә эчәр алдыннан мең кат уйларлар. Әлеге кыланмышлары өчен беркетмә төзелде, 500 сум штраф түләргә кирәк булачак.
Бу полиция хезмәткәренең эш көненнән берничә генә эпизод. Шөкер, без һөнәр алыштырган көнне зур хокук бозулар, җинаятьләр булмады. Тик шул кыска гына вакыт эчендә мин үземне бу һөнәр иясе була алмавымны аңладым. Полиция хезмәткәре булу, ул әле форма киеп кенә йөрү түгел, алар җилкәсендә - тормышыбыз иминлеге. Шуңа да хезмәтләренә хөрмәт белән карасак иде.
Алия Гаязова
Нет комментариев