Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«ПОЗиС»та эш визиты белән КАМАЗ башлыгы булды

Ростех дәүләт корпорациясенең POZIS компаниясенә эш визиты белән «КАМАЗ» ҖАҖ генераль директоры Сергей Когогин килде.

Очрашу барышында машина төзелеше тармагын үстерү һәм импортны алмаштыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

«ПОЗиС» генераль директоры Радик Хәсәнов КАМАЗ башлыгына компаниянең сәнәгать һәм инновацион үсешенең төп юнәлешләре турында сөйләде.

Визит барышында Сергей Когогин суыткыч продукциясенең югары технологияле производствосы, көнкүреш, махсус суыткыч һәм медицина техникасының перспективалы үрнәкләре белән танышты. Аңа махсус машина төзелеше һәм 15 мең кв. метрдан артык мәйданда заманча логистика үзәген күрсәттеләр, ул бер үк вакытта 40 меңгә якын эре көнкүреш техникасы саклауга сыйдыра ала.

КАМАЗ генераль директоры Сергей Когогин «ПОЗиС» АҖнең җитештерү куәтенә югары бәя бирде, предприятие җитәкчелегенең һәм коллективының компания үсешенә зур өлеш кертүен билгеләп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев