Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

POZIS «Хезмәттәге уңышлары өчен» мактау билгесе белән бүләкләнде

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «ПОЗИС» компаниясе Ростех дәүләт корпорациясенә (Россия машина төзүчеләр берлегенә керә) «Хезмәттәге уңышлары өчен» дигән мактау­лы билге тапшырды.

Россия Президенты Владимир Путин Указы белән предприятие коллективы җитештерү эшчәнлегендә югары күрсәткечләре өчен дәрәҗәле бүләккә лаек булды. Бүләкләү тантанасы Казан Кремлендә Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итү кысаларында узды.

«ПОЗиС» акционерлык җәмгыяте Россиянең әйдәп баручы машина төзү предприятиеләренең берсе, көнкүреш техникасы һәм югары технологияле медицина суыту җиһазлары җитештерүче зур компания. Компания даими температура шартларын һәм GMP стандартларын саклап, дару препаратларын сак­лау таләпләренә туры килә торган медицина техникасы җитештерүчесе булып тора.

Фото Рәис матбугат хезмәтеннән алынды

– «Хезмәттәге уңыш­лар өчен» мактау билгесе — ватан сәнәгате үсешенә керткән өлешебезне лаеклы бәяләү. Фәнни-җитештерү һәм кадрлар потенциалы, шулай ук предприятиенең заманча җитештерү базасы ярдәмендә без югары нәтиҗәләргә ирешә алдык. Бүген безнең барыбыз алдында дәүләт заказын үтәү буенча масштаблы, стратегик бурычлар тора, безнең заводның һәм илнең киләчәге аларны уңышлы хәл итүгә бәйле. Илебезнең алга таба чәчәк атуы хакына безнең зур серголылар командасының намуслы һәм иҗади хезмәте һичшиксез яңа уңышлар белән тәмамланыр дип ышанам, – дип билгеләп үтте «ПОЗиС» АҖ генераль директоры, Россия машина төзүчеләр берлегенең Татарстан төбәк бүлеге рәисе Радик Хәсәнов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев